Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда рәсми биналар бистәсендә көчле шартлау булды


Шартлаудан ерак булмаган җирдә зыян килгән машиналар
Шартлаудан ерак булмаган җирдә зыян килгән машиналар
Әфганстан башкаласы Кабулның берничә илчелек һәм хөкүмәт биналары урнашкан өлешендә көчле шартлау булды. Әфганстан хакимиятләре белдерүенчә, кимендә тугыз кеше һәлак булган, 20дән артык кеше яраланган.

Бу шартлау Югары мәхкәмә бинасына якын җирдә булган. Күрүчеләр әйтүенчә, хезмәткәрләр урамга чыккан вакытта бомба куелган машина шартлаган.

Бу террор гамәлен кем оештырганы әлегә билгеле түгел. Бүген алдарак Кабулда халыкара һава аланына һөҗүм булды. Талиблар җаваплылыкны үз өсләрен алды.
XS
SM
MD
LG