Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәре базарларында «чистартулар» дәвам итә


Кичәдән бирле Мәскәү базарларында башланган тикшерүләр нәтиҗәсендә, 470тән артык кеше тоткарланган. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, алар җинаятьләрдә һәм тәртип бозуларда катнашлыгы булуда тикшерелә. Мондый тикшерүләр бер кызны көчләүдә шикләнелүчене тоткарларга тырышкан полиция вәкиленә һөҗүмнән соң башланган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, узган шимбәдә Русиянең көньяк төбәкләреннән килгән ике дистәгә якын кеше 15 яшьлек кызны көчләүңә шикләнелгән якташын полициядән тартып алырга тырышкан. Берничә хатын-кыз һәм ир кеше хокук саклау хезмәткәренә ташланган һәм нәтиҗәдә полиция вәкиле баш мие селкенеп хастаханәгә озатылган. Бу хәл нигезендә җинаять эше ачылган.

Полиция вәкиленә һөҗүм итүче халыкара автобуста Мәскәүдән китәргә тырышканда тотылган.
XS
SM
MD
LG