Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:52

Башкортстандагы югары уку йортларының татар бүлекләренә студентлар елдан-ел азрак кабул ителә. Ләкин бу абитуриентлар арасында бәйге үсүгә китерми. Бәйге дә юк дәрәҗәсенә җитеп килә.

Советлар берлеге дигән кызыл билбаулы илдә яшәгән елларда Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр тик бер югары уку йорты - Башкорт дәүләт университетында гына әзерләнә иде. Ел да көндезге бүлеккә 25, читтән торып уку бүлегенә 20 студент кабул ителә иде. Конкурслар зур, бер урынга 4-5 абитуриент алыша иде. Үзгәртеп кору еллары башлангач, Башкортстан педагогия университетында, Стәрлетамак педагогия академиясендә (бүген ул Башкортстан дәүләт университетының бүлекчәсе булып санала) һәм Бөре социаль-педагогия академиясендә (бүген ул Башкорт дәүләт университеты бүлекчәсе) татар бүлекләре ачылган иде. Соңгы елларда аларга кабул итү кыскарганнан-кыскара бара. Быел хәлләр ничек торуы турында без ул уку йорты мөгаллимнәреннән белештек.

Зәбирә Кәримова, Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты:

"Кайчандыр 25 студент кабул иткән көндезге бүлеккә соңгы елларда 10 студент алына. Анысы да авырлык белән. Быел 10 урынга 14 кеше документ тапшырды, шуның берсе килмәде, ягъни 13 кеше конкурста катнашты. Читтән торып уку бүлегенә соңгы еларда 8 кеше ала идек, быел 10 урын бирделәр, ләкин 9 гына студент алдык. Чөнки сайлап алу мөмкинлеге булмады диярлек. Нибары 12 кеше конкурста катнашты. Магистрлар әзерләү буенча тиешле документлар әзерләнеп бетмәү сәбәпле, быел магистратура ачылмады."

Альбина Хәлиуллина, Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты:

Башкортстан педагогия университеты

Башкортстан педагогия университеты

"Безнең уку йортында әлеге бүлек ачылган елларда көндезге бүлектәге ике төркемгә 50 студент ала идек. Соңрак аның берсе татар-инглиз, татар-алман телләре буенча белгечләр әзерләүгә күчте. Читтән торып уку бүлегенә 20шәр студент ала идек. Соңгы елларда һуманитар фәннәрне кыскарту нәтиҗәсендә көндезге бүлеккә 20 кеше алып килдек. Быел бу бүлеккә 45 абитуриент конкурс тотты.

Читтән торып уку бүлеге дүрт ел элек бетерелгән иде. Быел, ниһаять, ул ачылды. Без педагогия көллиятләре тәмамлаган 10 студент кабул иттек. Алар өч ел ярым белем алачак. Көндезге бүлек - бакалаврлар дүрт ел укый. Шулай ук дүрт магистр әзерләячәкбез.

Конкурс зурлыкка килгәндә, уку йортының ректоры Раил Әсәдуллин татар бүлеген саклап калу өчен күп көч сала. Шулай ук кафедраны узган уку елында гына җитәкли башлаган филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җиң сызганып эшли һәм безне дә эшләтә белә. Кафедрадагы һәр укытучыга ике абитуриент алып килү бурычы куелган иде. Без аны арттырып үтәдек."

Илсур Мансуров, Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегенең (элекке Стәрлетамак педагогия академиясе) татар-чуаш кафедрасы мөдире, доцент:

"Элекке елларда көндезге бүлеккә 25, читтән торып уку бүлегенә 13-14 студент ала идек. Соңгы дистә елда кыскартыла килгәннән соң көндезге бүлеккә 14, читтән торып уку бүлегенә 10 кеше ала идек. Быел да шулкадәр алдык. Конкурс та булды. Көндезге бүлеккә бер урынга 1,8, читтән торып уку бүлегенә бер урынга ике кеше алындты."

Динә Хәйруллина, Бөре педагогия институтының башкорт, татар, мари филологиясе кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты:

"Быел дүртенче курста 8, өченче курста 12 студент белем ала. Алар татар-урыс филологиясе белгечләре булып чыга. Узган елгы, ягъни икенче курста укучылар татар-инглиз белгечлеге буенча әзерләнә. Без инглиз телен студентларны җәлеп итү өчен өстәгән идек. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан башка журналистика һәм социаль хезмәткәр дигән дипломнар алу мөмкинлеге дә бар. Моңа татар бүлегендәгеләр өстәмә белем алып ирешә ала. Ләкин бу да барып чыкмады. Быел татар бүлегенә берничә генә кеше документларын тапшырды, нәтиҗәдә татар төркеме ачылмады. Урыс төркеме белән дә шул ук хәл."

* * * *

Башкортстан дәүләт университетында журналистика белгечлегенә дистәгә якын кеше алына иде. Арытаба аны сигез кешегә калдырдылар. Өченче ел ике студент алдылар. Узган ел татар журналистикасына бөтенләй кабул итмәделәр. Быел бер урын биргән булганнар, ике кеше гариза тапшырган. Шуның берсе 195 балл җыеп Казан федераль университетын сайлаган, 162 бал җыйганын алмаганнар. Гәрчә урыс бүлекләренә аннан да азрак баллы студентлар кабул ителсә дә.

Татар бүлеге галимнәре сүзләренә караганда, конкурслар кимү илдә һуманитар фәннәрне кысу, мәктәпләрне ябу, татар теле һәм әдәбияты белгечләренә ихтыяҗ кимү, бердәм дәүләт имтиханы һәм башка кайбер сәбәпләргә бәйле. Бердәм дәүләт имтиханына килгәндә, Русиядә урыс теленнән имтихан мәҗбүри, филология бүлекләренә килүчеләр урыс әдәбиятыннан да тапшырырга тиеш. Күп кенә мәктәп җитәкчеләре күрсәткечләр начар булмасын өчен теләкләре булганнарга да урыс әдәбиятыннан БДИ үткәрмәгән. Нәтиҗәдә укучылар филология факультетларына кабул ителә алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG