Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кеше хокуклары шурасы сорауларына җавап бирде


Владимир Путин
Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин хокук яклаучыларның хөкүмәттән тыш оешмалар – чит ил агенты канунына шикаятен карарга әзер икәнлеген белдерде. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Президент каршындагы кеше хокуклары шурасында чыгыш ясап Путин, үзенең хөкүмәттән тыш оешмаларны теркәүне тәнкыйтьләүчеләр белән килешүен белдерде. "Монда (канунда) барсы да тәртиптә түгеллеген әйтәләр", диде Путин.

Шура рәисе Михаил Федотов Русия конституциясенең декабрь аенда булачак 20 еллыгы уңаеннан көч кулланмыйча җинаять кылучыларга ярлыкау тәкъдиме белән чыкты. Путин бу тәкъдим турында уйларга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG