Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хиҗаплы хатын-кызларны өстәмә тикшерергә мөмкинннәр


Казан һава аланы һәм тимер юл вокзалларында иминлек ныгытылды
Дүшәмбе көнне Волгоградта булган террор гамәленнән соң Казанның транспорт үзәкләрендә иминлек чаралары арттырылды. Казанның ике тимер юл вокзалында һәм һава аланында тикшерүләр арттырылган, өстәмә иминлек саклаучылар җәлеп ителгән. Тавыш көчәйткечләреннән халыкны уяу булырга чакырган игъланнар кабатланып тора.

Һава аланының матбугат вәкиле Регина Талова хәбәр итүенчә, һава аланы хезмәткәрләре белән Волгоград вакыйгаларыннан соң өстәмә укулар оештырылган.

Казан тимер юлы вокзалы җитәкчесе Андрей Хоткин сүзләренә караганда, хиҗап кигән хатын-кызларның өстәмә тикшерү үтү таләп ителүе мөмкин.

"Моны без итагатьле итеп, дини һәм кеше хокукларын бозмыйча эшләргә тәкъдим итәчәкбез", диде Хоткин журналистларга.

Кичә Волгоградта автобус шартлап алты кеше һәлак булды. 30 кеше әле дә хастаханәдә, аларның 13е – балалар. Волгоград өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде.
XS
SM
MD
LG