Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуроры йөкләмәсе белән Менделеевскида тикшерү узачак


Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Менделеевски районында канун үтәлешен тикшерү өчен махсус төркем булдырган. Мондый карарга ул районга булган сәфәреннән соң килгән. Нәфыйков Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм Русия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин белән бергә Менделеевскиның 10 нчы номерлы төзәтү колониясендә булган иде. Хакимият вәкилләре колония җитәкчелеге белән очраштылар һәм хөкем ителгән 14 кешене кабул итте. Әлеге тоткыннар үзләренең кайбер зарларын да җиткергән.

Прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, районда хәл мактанырлык түгел һәм бу хакта халыктан килгән мөрәҗәгатьләр дәлил булып тора. Нәкъ шушы мөрәҗәгатьләр нигезендә сишәмбе көнне әлеге махсус төркем тикшерүләр башлаячак. Прокурор тикшерүләре җирле хакимият оешмалары һәм эчке эшләр идарәсенә кагылачак.

Мондый махсус төркем шулай ук хәзер Татарстанның Алабуга һәм Әлки районнарында да эшли.
XS
SM
MD
LG