Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:54

Әлбир Крганов: "Мине вазифадан алу хәбәре – провокация"


Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов аны вазифадан алу турындагы хәбәрләрне кире кагып, бүген дә Чуашстан мөфтие булып халыкка хезмәт итүен әйтте. Аның фикеренчә, бу имеш-мимешләр - бер зур провокация.

Әлбир хәзрәт белән сөйләшү Чуашстанның Җәмигъ мәчетендә булды. Аның сүзләренчә, матбугат чараларында Русия мөселманнарының Үзәк дини идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдиннең аны вазифасыннан алу турындагы хәбәрләр фетнә чыгару өчен эшләнелә.

– Чуашстан мөфтиятенә бәйле соңгы хәбәрләрне мин зур бер провокация дип атар идем. Уйлыйм һәм ышанам, билгеле бер вакыттан соң ул ачылыр. Аңлатып бетерә алмаган хәлләр бар. Гомумән, илдә төрле хәлләр күзәтелә. Җыелышлар да, мәгълүмат чараларында таратылган хәбәрләр дә иминлекне, тынычлыкны какшатырга тырышуның бер эзе. Ничек кенә көтсәләр дә, шул эшне – провокацияне булдырган, безнең Тәлгать хәзрәт белән араны бозарга теләгән, олы бәйрәм тантаналардан соң Үзәк диния нәзарәтен таркатырга тырышкан кешеләрнең планнары үтмиячәк. Үзәк диния нәзарәте – милләтебезне, халкыбызны берләштереп торган 225 еллык оешма. 13 мөфти хезмәт иткән. Аларның арасында вакытлыча бу вазифаны үтәп торган кешеләр бар. Никадәр галимнәр, казыйлар, мәчет-мәдрәсә тарихлары дисеңме. Бу әле өйрәнеп бетерелмәгән милләтебезнең зур җәүһәре. Аны күптәннән юк итеп, милләтне тамырсыз калдырырга тырышкан төрле-төрле фиркаләр бар. Мөмкинлекләрен файдаланып төп йортыбызның нигезен туздырып, милләтебезне аяныч хәлгә куеп, ямьсез нәтиҗәләргә китермәкчеләр.

Без – имамнар, мөфтиләр, казыйлар киләбез дә китәбез. Ләкин шуны онытмаска кирәк, безнең хезмәтебез исламның дәвамына, милләтебезнең матур яшәвенә, дәүләтебезнең тынычлыгына юнәлдерелгән булырга тиеш. Шәхси ризасызлыкларыбыз да булырга мөмкин, ул нормаль әйбер. Кеше бит инде хәзер кол түгел, без Аллаһның гына коллары.

Низамнамәләргә килгәндә дә, ул бит Коръән белән пәйгамбәребез хәдисе түгел. Заманага күрә карашлар да үзгәрә, ул яшәү тәртибен дә уйларга тиеш. Галимҗан хәзрәт Барудилар вакытын, инкыйлабка кадәрле патша хөкүмәтенең диния нәзарәте белән эшләвен искә алсак, җиде мең мәчетебез бар иде. Ул вакытта мөселманнарның иң зур җиңүе, үзләренә мәхәлләдә имам, мөфти сайлау рөхсәте бирелү. Баштарак падишаһ куя торган булса, ул вакытта бәлки шулай кирәк булгандыр. 100 елдан соң милләтебез үзен ышанычлы итеп күрсәтеп шул дәрәҗәгә ирешкән. Бу бит тарихта булган вакыйлар.

Бүгенгесе көндә Русиядә мөселман милләттәшләребез берләштереп торган төрле дини үзәкләр бар. Татарстанның диния нәзарәте дә мәсәлән мөстәкыйль дини идарә булып хезмәт итә. Башкортстанда Үзәк диния нәзарәтенә караган, Мөхәммәт хәзрәт җитәкләгән мөфтият яхшы гына эшләп килә. Нурмөхәммәт хәзрәт кул астындагы 600 мәхәлләдән артык мөселманнарны берләштереп торган дини идарә бар. Русиянең башка төрле төбәкләрендә кемнәрне генә карасак та, милләтебезнең 225 ел туплаган дини мирасыннан мәхрүм итеп булмый бит.

Чуашстан диния нәзарәте дә Үзәк диния нәзарәте белән хезмәтен матур гына алып бара һәм алып барачак та. Эшләү рәвешебез – Чуашстанда яшәгән 50гә якын мәхәллә җитәкчеләренең карарын чагылдыра. Без Үзәк диния идарәсенең, бабайларыбызның алып барган тарихи юлыннан читләшмибез. Шул юлдан барабыз. Башка бернинди яңа төзелгән оешмалар белән кушылу-аерылу хакында сүз дә булырга да мөмкин түгел. Бөек әдибебез Габдулла Тукайның сүзе белән әйтсәк, "Без китмибез", дигән сүзенә "Инша Аллаһ" дип кушар идем. Бик теләсәләр дә, ул фетнә мөмкин түгел. Чөнки Үзәк диния нәзарәтендә эшләгән, хезмәт иткән аерым шәхесләрдән кала мөфтиләр белән дә элемтәдә торабыз. Безнең бит хезмәтебезне, алып барган эшебезне күреп була.

– Ни өчен алайса мәгълүмат чаралары сезнең мөфтилектән төшерелү хәбәрен киңәйтергә тырышты?

– Чөнки Русиянең эчендә исламның дәрәҗәсе арта. Аерым игътибарыгызны ил президенты Владимир Путинның сүзләренә юнәлтер идем. 22 октябрьдә, Путинның Уфадагы мөфтиләр белән күрешүенә һәм чыгышына аерым игътибар кирәк. Искитәрлек итеп сөйләде, димәк дәүләтнең безгә карашы яхшы. Исламдагы социализация турында әйткән сүзләре, мәдәни-мәгърифәт мәркәзләре, уку-укытуның кирәклеге хакында сүз булды. Анда бик тирән фикерләр ята. Югыйсә президент безгә, мөселманнар актив эшләгез, Русиянең тулы хокуклы кешеләре булыгыз, диде. Әлеге хәл димәк кайберәүләргә охшап бетми.

Кабатлап әйтәм, Чуашстанда бик зур эшләр бара. Аларны күрмәскә мөмкин түгел. Без гадәти режимда эшләвебезне дәвам итәбез, ди Әлбир хәзрәт Крганов. Ул Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие вазыйфаларында эшен элеккечә дәвам иттерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG