Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар телен укыту турында сөйләшәчәкләр


14 декабрьдә Мәскәүдә “Татар халкының үзенчәлеген саклауның мөһим мәсьәләләре” дигән фәнни конференция уза. Аны Татарстанның Русиядәге вәкилчелеге оештыра.

Чара кысаларында Татарстан белгечләре югары уку йорты, мәктәп укытучылары, татар җәмәмгатьчелеге белән аралашачак. Конференциядә татар халык тарихын, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын саклау һәм укыту турында сүз барачак.
XS
SM
MD
LG