Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның балалар коллективлары уңышлары белән сөендерә


“Вертикаль” биючеләре “На крыльях таланта” бәйгесендә
“Вертикаль” биючеләре “На крыльях таланта” бәйгесендә

“Вертикаль” бию студиясен тамашачылар яратып өлгерде. Алар олы сәхнәгә чыгуларының егерме еллыгын күптән түгел билгеләп үтте.

Ел азагында “Вертикаль” биючеләре “На крыльях таланта” дип аталган бәйгедә катнашып, тагын җиңүчеләр исемлегендә аталды. Наталья Әхкәмиева - “Вертикаль” бию студиясенең алыштыргысыз җитәкчесе. Аның сүзләренчә, быел студиягә биш яшьлек малай-кызларны кабул иткәннәр. Аларны да олы сәхнәгә, концертларда катнаштырырга тырыша икән. Дөрес, сабыйларның беренче чыгышы тиешле дәрәҗәгә китермәсә дә, балаларга сәхнәгә күнү өчен алар бик кирәкле дигән фикердә җитәкче.

Елдан-ел коллектив остара, тамашачыны яңадан-яңа биюләре белән сокландыра, искиткеч матур костюмнары белән җәлеп итә. Коллектив җитәкчесе Наталья Әхкәмиева сүзләренчә, биючеләрнең нәтиҗәле гамәлләре үзенең ярдәмчеләре һәм ата-аналар белән уртак сүз табып эшләвендә. Декабрь азагында “Аксион” мәдәният сараенда бию студиясе кабат тамашачысы алдында хисап тотты. Искиткеч матур биюләре белән залдагы халыкны сокландырды, хәтта тамашачы дәррәү торып, биеп китәрдәй мизгелләр күп булды. Бу концертта Татарстанның халык артисты җырчы Рөстәм Закиров та катнашты. Рөстәмнең һәр чыгышын “Вертикаль” биючеләре бизәде.

“Вертикаль” бию студиясе җитәкчесе Наталья Әхкәмиева көз айларында биючеләр белән Казанда булулары хакында да җиткерде. Анда алар Рөстәм Закировның иҗатына егерме ел тулу уңаеннан оештырылган концертта катнашулары, Казан тамашачысы биючеләрне яхшы кабул итүләре, Шулай ук конкурста катнашулары, иң мөһиме - “Яңа гасыр” телевидениесендә яңа ел программасына төшүләре хакында сөйләде. Балалар Казаннан бик хисләнеп кайтканнар. Тагын бәйгеләрдә катнашырга ниятләре бар.

“Вертикаль” биючеләре Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән дә иҗат элемтәләрен ныгытырга ниятли. Әйтергә кирәк, Рөстәм Закиров белән “Вертикаль” студиясе берничә ел элек Удмуртиянең Кече Пурга районы Яган Сабантуенда очрашканнар. Шунда танышып, бергә концертлар куярга сөйләшкән булганнар. Ниһаять, ул тормышка ашкан. Киләчәктә дә ике республиканың сәхнәләрендә бергә чыгышлар ясарга теләкләре бар.

31 декабрь көнне Татарстан "Яңа гасыр" каналы телетапшыруларының берсендә “Вертикаль” биючеләре бәйрәм концертында да катнашачак.

Мәдәният өлкәсендә горурланып телгә алырлык чаралар узды. Тамашачы яратып кабул иткән берничә милләттәшебез республиканың атаклы исемнәренә лаек булды. Коллективлар Татарстанда да бәйгеләрдә катнашып уңышлы чыгышлары белән сөендерде. Милләттәшләребез яратып кабул иткән, күпсанлы регионара бәйгеләрдә җиңү яулаган җырчы Таңсылу Бәйрәмгуловага республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Җырчы Рәшит Бигашев Удмуртиянең халык артисты исеменә лаек булды.

Ижау шәһәренең төрле мәдәният йортларында тупланып эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары беренче тапкыр җыелып, иҗат кичәсен уздырды. Коллективлар Казанда “Яңа гасыр” телевизион тапшырулары игълан иткән бәйгеләрдә дә катнашты. Аларның берсе - күптән түгел оешкан балалар ансамбле “Асылъяр”. Биш-алты яшьлек балалар белән тәвәккәлләп юлга чыктык. Әлбәттә, әти-әниләр күп ярдәм итте. Балалар халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп эшли. Репертуарларында төрле йолаларга, уеннарга игътибар бирелә. Балалар татар телендә җырлый, шигырьләр, такмаклар өйрәнә, милли бию бизәкләрен үзләштерә, иң мөһиме, туган телләрендә сөйләшергә өйрәнә. Коллективка шәһәрнең төрле почмакларыннан балалар килә, кайбер районнарда татар сыйныфлары юк, шуңа да өлкәннәр ансамбльдә булса да туган телендә аралашыр дип сабыйларын йөртә, диде Лариса Гайнетдинова.

“Асылъяр” коллективы милли оешмалар уздырган һәр чарада катнаша. Тамашачы да аларны бик яратып кабул итә.
XS
SM
MD
LG