Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре 1 гыйнварда Якын Көнчыгышка юл ала


Джон Керрри
Джон Керрри
Яңа елның беренче көнендә үк АКШ Дәүләт секретаре Джон Керрри фәләстин-израиль низагын җайга салу миссиясе белән Якын Көнчыгышка юл ала. Керри низагны тыныч юл белән чишүнең американ күзаллавын тәкъдим итәчәк. Сүз Иерусалим статусы, фәләстин качакларының язмышы һәм фәләстин дәүләтенең чикләре турында барачак.

Дәүләт департаменты вәкиле Мэри Харф сүзләренчә, АКШ әлеге тәкъдимнәрнең фәләстин-израиль низагын чишү килешүенә терәк булачагына өметләнә.

Дәүләт секретаре булып эшли башлаганнан бирле Керри тугызынчы тапкыр Иерусалимда премьер-министр Биньямин Нетаньяһу, ә аннан соң Рамаллада Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас белән очраша.

Хәзерге израиль-фәләстин сөйләшүләре июль аенда башланды.
XS
SM
MD
LG