Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Мостафа Җәмилев исемендәге парк булдырылачак


Төркиянең Искешәһәрендә кырымтатарлары Милли Мәҗлесенең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев исемендәге паркы булдырылачак.

Голос UA сәхифәсе хәбәр итүенчә, ул ике гектар мәйданны билиячәк һәм анда спорт мәйданчыгы, йөгерү урыннары, фонтаннар һәм туклану урыннары булачак.
Тепебаш парклар һәм бакчалар муниципалитеты әлеге ял урынын булдыру эшен тизләтү карарын чыгарган.

Узган елның июнендә Мостафа Җәмилев исемендәне парк инде Төркиянең Ялова-Чифтликкөй шәһәрендә булдырылган иде.
XS
SM
MD
LG