Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стокһольм 2020 елгы кышы Олимпиаданы үткәрү теләгеннән баш тартты


Стокһольмның 2020 елгы кышы Олимпиаданы үткәрү теләгеннән баш тартуы турында Швециядә хакимияттәге уртачыл коалиция фиркасе белдерде. Фирка белдерүендә уеннарны оештыру өчен яңа спорт корылмаларына зур инвестицияләр сорала, ә уеннар беткәч бу корылмалар беркемгә дә кирәк булмаячак диелә.

Германиянең Бавария җирлеге 2013 елның ноябрь аенда үткән референдумда 2022 елда Мүнһендә кышкы Олимпия уеннарын оештыруга каршы тавыш биргән иде. Халык Олимпия корылмаларын төзү экологиягә зыян салыначагын һәм салым түләүчеләрнең акчасы исраф ителәчәген исәпкә алып тирә-як мохитне яклаучылар сүзләрен яклап чыкты.

Исемлектә хәзер Осло, Пекин, Краков, Алматы, Львов калды.
XS
SM
MD
LG