Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге татар мохтариятендә яңа рәис сайланды


Яңа сайланган рәис Ринат Мөхәммәдиев чыгыш ясый
Яңа сайланган рәис Ринат Мөхәммәдиев чыгыш ясый

25 гыйнварда Мәскәү милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы узды. Яңа рәис итеп язучы Ринат Мөхәммәдиев сайланды.

Әйтергә кирәк, мондый җыелыш инде үткән елның 21 декәберендә үк узган, яңа рәис, яңа шура сайланган, дигән хәбәрләр бар иде. Ул конференция дә үзен тулы хокуклы дип таныткан, анда кабул ителгән мәгълүматар интернет сәхифәләренә куелган. Бәлки шуңа күрәдер, ул тарафлар 25 гыйнварда уздырылган җыелышка килмәде.

Ә инде бүгенгесендә беренче карашка барлык сөйләшүләр дә протоколда каралганча канунлы рәвештә барган шикелле күренде. Мандат, хисап комиссияләре сайланды. Автономиянең элекке җитәкчесе Рәсим Акчурин хисап тотты. Ләкин, кабул ителгәч тә ул хисапка карата фикер әйтелгән чыгышлар булмады.

Равил Әхмәтшин (с) Ринат Закиров
Равил Әхмәтшин (с) Ринат Закиров
Конференциядә Татарстанның Русия федерациясендәге вәкиле Равил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Федераль милли-мәдәни автономия рәисе, Дума депутаты Илдар Гыйлметдинов, кардиолог Ринат Акчурин һәм башка танылган милләттәшләребезнең катнашуы бу очрашуны рәсми, лигитим итеп күрсәтте. Ләкин бу конференциягә бөтен Мәскәү татарлары исеменнән барлыгы 50 кеше генә сайланганы, аларның да бары тик 43е генә катнашуы, барлык куелган мәсьәләләр шул кешеләрнең мандат күтәрүе белән генә хәл ителүе күпләрдә ризасызлык тудырды.

Автономиянең рәисен тәкъдим итү вакытында, кемнең рәис булачагын игълан иткәнче үк тамаша залында кайберәүләр ризасызлык тавыш гауга күтәрергә омтылып карасалар да, эш зурга китмәде.

Гаяр Искәндәров микрофонны алып, бу җыелышта кворум юк, конференцияне яңадан уздырырга кирәк, уставка үзгәрешләр кертеп һәрбер татар бу оешмасының әгъзасы булырга тиеш дигән фикерен белдергәннән соң, тавышлар тукталды. Аның тәкъдиме уставны эшкәрткәндә искә алыначак диделәр. Һәм җыелышны алып баручы Фәрит Фарисов аның фикере өчен рәхмәтен белдереп эшен дәвам итте һәм сүзне сайланган рәис Ринат Мөхәммәдиевка бирде. Аның чыгышы ризасызларны тынычландырды кебек.

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев сүзен “Мин йомшак кәнәфиләрдә утырырга хыялланган кеше түгел. Мин 19 яшемнән бирле татар мәдәниятенә хезмәт итәм. Мин язучылар берлеген дә җитәкләгән, Мәскәүдә Сергей Михалковның урынбасары булып эшләгән кеше, хәтта миңа заманында Борис Ельцин да үзенең урынбасары булырга тәкъдим иткән иде” дип башлады.

Ул шулай ук ризасызлык белдергән кешеләрне дә хөрмәт итүен, аларның тәкъдимнәренә колак салачагын белдерде. Ул шулай ук Нижгар татарларын да хөрмәт итүен, ләкин барлык автономия бүлекчәләрендә бары тик шул төбәк кешеләре генә булуы, барлык документларның, мөһерләрнең бер кеше кулында туплануы дөреслеккә туры килми, бу бераз кимсетә, диде.

“Нигә соң анда Татарстан, Башкортстан татарлары юк? Кая безнең керәшен татарлары? Аерым төркем уздырган җыелышка бездән беркемне дә чакырмадылар. Хәтта журналистларны да чакырмадылар. Шул ук ризасызлык тудырган Миначев белән Искәндәров та ул җыелышта булмаганнар. Ә инде бүген шул тикле мәртәбәле кунаклар, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре катнашында уздырылган бу конференцияне легитим түгел дип әйтеп булмый. Әле безгә регестрация үтәргә кирәк. Эшлисе эшләр күп. Барыбызны да бергә тупланырга чакырам”, диде ул.

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин автономия шурасында вәкаләтлекнең вәкиле булуына каршы чыкты. Ә инде конференциягә карата болай диде:

“Канәгать булып бетереп булмый әлбәттә. Ләкин, халык делегатларын сайлаган, алар хәл итте. Без барысы белән дә эшлибез, ләкин шурага кермибез. Татарстан тыкшына димәсеннәр. Ләкин эшләрне бергә алып барачакбыз, ярдәм итәчәкбез”, диде ул.

Конференциягә карата федераль автономия рәисе Илдар Гыйлметдинов та үз фикерен әйтте.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар
“Һәрбер көтүдә, гафу итегез дорфа сүз өчен, көтүлекнене пычрата торган сыер була. Безнең татарларда бар инде ул кирегә сукалап йөрүчеләр. Әсәдуллаев йорты, ягъни мәдәни үзәк турында әйтәсем килә. Ул проблемаларны да мин яхшы беләм. Вәкиллек белән берлектә булдык, теге басып алган вакытларда да катнашырга туры килде. Хәзер 49 елга арендага алынды йорт. Килешү бар. Әгәр шушы йорт буенча тагын ыгы-зыгы килеп чыга икән, бу – федераль мөлкәт, мин Русия президентына бу йортны Федераль автономиягә бирү турында тәкъдим кертәчәкмен. Икенчедән, яңа шурага, рәискә эш күп. Автономия бүлекчәләренә аерым игътибар кирәк. Карарга кирәк, дөрес сайланганмы алар, аларның фикерләренә колак салырга кирәк. Шуннан соң, әгәр дә шурага керәселәре килә икән, алырга кирәк, монда каршылык булмас дип уйлыйм. Өченчедән, без уздырган чараларда Мәскәү катнашмый, читләтеп үтә. Хәтта безнең тәкъдим белән грант конкурслары игълан ителде, Мәскәү автономиясе катнашмады. Акча бирә Татарстан, төрле чаралар, конкурсларга, Мәскәү автонномиясе катнашмый. Шалтыратып, әйтеп, ялынган чаклар булды. Иске шурага алар кирәк булмады, бәлки яңа шура яхшырак эшләр. Мәскәү хөкүмәте без уздырган чараларга бергә катнашып уздырсак, ризасызлар да булмас иде”, диде Гыйлметдинов.

Җыелышта ризасызлык тавышлары чыгарган Мөхәммәт Миначевтан да үз фикерен сорадык:

– Сез Мәскәүдә автономия җитәкләрлек лидер юк дигән идегез, менә бүген сайладылар, сез ни диярсез?
– Бу бит ялган лидер.
– Сайладылар бит. Мандатларын күтәрделәр.
– Ниндидер аңгыра халык. 43 кеше мандат күтәрә. Ни өчен минем мандат юк, Гаярныкы юк, башканың мандаты юк. Кешеләрне кертмәделәр, урамда калды. Бөтен халыкны чакырырга иде. Бу тагы инде “меҗдсобойчик” килеп чыкты. Ничәнче мәртәбә инде, автономия оешканнан бирле үзара эш итәләр дә, үзара сайлыйлар да шуның белән бетә. Без делегат та түгел, шурага да кертмәделәр, һаман шул кешеләр. Уставны кабул итмәделәр бит. Үзгәрешләр кертергә булса да халык белән киңәшергә иде. Мин риза түгел”-, диде Мөхәммәт Миначев.

Шулай итеп, эшне тиз тоттылар, конференция ике сәгатьтән чак кына артык дәвам итте. Рәсим Акчуринны шәрәфле рәис итеп калдырдылар.

Җырчылар Роза Хәбибуллина (с) һәм Наилә Фатехова
Җырчылар Роза Хәбибуллина (с) һәм Наилә Фатехова
Элекке шурада 20 кеше булса, хәзер инде 35 кеше сайланды. Элеккеләрдән Кәрим Шакиров, Әхмәт Галимов, Әнвәр Хөсәеновлар калды. Ниһаять шурада өч хатын-кыз: телевидение дикторы Фәридә Корбангалиева, җырчылар Роза Хәбибуллина һәм Наилә Фатехова да булачак. Шул уңайдан Татарстанның атказанган артисты Роза Хабибуллинага да берничә сорау бирдек.

– Роза ханым, мәдәни үзәктә ничәмә ел эшләп, автономиянең барлык эшләрен дә алып баруга карамастан, сезне шурага кертмәгәннәр иде. Киңәшеп эшләү турында сүз кузгатырлык та түгел иде шикелле. Хәзер инде син биредә эшләмисең, татар мәктәбендә хезмәт куясың. Бу сайлауларга карата нинди уйлар?

– Мәдәни үзәктә ничә еллар эшләгән кеше буларак, мин барлык мәсьәләләрне дә эчтән беләм. Читтән килгән кеше түгел. Безнең теләкләргә, башлангычларга игътибар юк иде. Нихаять безнең дә тавышны ишетерләр, бу яңа шурада безнең тәкъдимнәргә дә колак салырлар дип өметләнәм. Бәлки татарлар хатын-кызларны да шәхес итеп карарлар, фикерләребезне ишетерләр дип уйлыйм, ди Роза Хабибуллина.

Шулай итеп, Мәскәүнең тынычлыкка туймаган, гаугадан арына алмаган Милли мәдәни мөхтәрияте үзенең күптән көтеп алынган хисап-сайлау конференциясен уздырды. Рәис итеп язучы, “Татарский мир” газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, шура рәисе итеп, эшкуар Фәрит Фарисов сайланды. Ләкин Милли-мәдәни мөхтәрият оешканнан бирле аның эшеннән риза булмаган, аның эшенә катнашудан мәхрүм булган милләттәшләребез үзләренең канәгатьсезлеген белдерделәр. Гаяр Искәндәрев “Көрәш әле башлана гына” дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG