Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны гүзәллек бәйгеләрендә катнаштыруны тыю кануны Думага тапшырылды


"Бердәм Русия" һәм ЛДПР депутатлары балаларны гүзәллек бәйгеләренә катнаштыру өчен бер миллион сумга кадәр штраф түләтүне күздә тоткан канун өлгесен Дәүләт думасына тапшырды.

Канун өлгесе балаларның тышкы кыяфәтен күрсәтү һәм аңа бәя бирүгә багышланган чараларда катнашуын тыя. Моның баланың физик, рухи үсешенә, зиһен сафлыгына зыян салуы, әхлаксызлыкка китерүе турында әйтелә.

Канун бозган кешеләр 4-5 мең, рәсмиләр 40-50 мең, ширкәтләр 800 меңнән алып бер миллион сумга кадәр штрафка хөкем ителә ала. Ширкәтләр өч айга кадәр эшләреннән читләштерелә ала.

Канунны бозган чит ил ватандашларына акчалата штраф, Русиядән куылу яки 15 тәүлеккә төрмәгә ябылып соңыннан илдән куылу яный.
XS
SM
MD
LG