Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Казанда әфган сугышы корбаннары искә алынды


15 февральдә Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан митинг үтте. Элекке хәрбиләр бу сугышның сәяси булуын, ул илгә сугышчы түгел, турист буларак барып кайтырга теләүләрен әйтте.

Һәр ел булганы кебек быел да Казансу яры буендагы Әфганстанда һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына элекке әфганчылар шактый күп җыелды. Һәрвакыттагыча түрәләр нотык тотты. Русия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Әфганстанда үлеп калган хәрбиләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Шәһәр түрәләре дә, хәрби түрәләр дә Әфганстанда сугышып һәлак булган яисә исән калган хәрбиләрне матур сүзләр белән хөрмәтләсәләр дә, гамәлдә исә, исән калучыларның тормыш шартларын яхшырту өчен нәрсә эшләүләрен әйтеп тормады. Ә бит әфганчылар һәр елдагыча хөкүмәттән нидер өмет итте. Әйтик торак шартларын яхшырту кирәклеген митинг башланганчы чарага килгән бик күп әфганчы телгә алды. Әфганстанга Әтнәдән чыгып киткән Фәргать Халиков хөкүмәт безне онытты дип белдерде.

"Безнең турында беркем уйламый. Шушы көнне безне искә алалар да аннан бетте. Әйтик торак мәсьәләсе. Кем 2005 елга кадәр торак алуга чиратка баскан, алар бу чират белән фатирны тагын 25-30 елдан соң гына ала алачак. Бу әле фатир да түгел. Бары тик фатир өчен бирелергә дигән 570 мең сум акча гына. Шулай ук безнең булган ташламаларыбызны да бетерделәр. Ватан сугышы ветераннарына ташламалар бар, ә безгә бернинди ташлама да калмады", дип белдерде ул.

Әфганчылар бу илдә булган хәлләрне искә төшерергә бик теләмәде. Шулай да кайберәүләре үз фикерләре белән уртаклашты.

Элекке хәрби Миңнур Мөхәммәтгалиев, кабаттан Әфганстанда хезмәт итәргә чакырсалар бармас идем, ди.

"Үзем дә бармас идем, улымны да анда хезмәт итәргә җибәрүгә каршы чыгар идем. Чөнки Әфганстанга бәреп керү дөрес түгел иде. Әфганстан үзенчә яшәсен иде. Үз проблемнарын үзләре хәл итсеннәр иде", дип белдерде ул.

Миңнур Мөхәммәтгалиев быел Әфганстаннан НАТО һәм Америка хәрбиләре чыгарылса, Әфганстанның киләчәге нинди булыр икән дигән сорауга анык кына җавап бирә алмады.

"Бу теманы җитәкчеләр яхшырак беләдер минемчә. Безгә боерык бирелгәч без бардык һәм ватан алдындагы бурычыбызны үтәгәнбездер дип уйлыйм", дип сорауны җавапсыз калдырды.

Аның каравы бу сорауга Әфганстанга Апас ягыннан чыгып киткән элекке хәрби Радик Закиров бик теләп җавап бирде.

"Американнар Әфганстаннан чыгып киткәч әфганнар идарәне үз кулларына алсалар әйбәт булыр. Аларга беркем комачауламаска тиеш. Әфганстанга урыслар да, американнар да кирәкми. Иң мөһиме - чиктән безгә әфьюн гына кермәсен", дип белдерде ул.

Фәргать Халиков Әфганстаннан НАТО хәрбиләренең чыгып китүе белән генә тынычлык урнашмаячагын әйтте.

"Әфганстанда сугыш беткәне дә юк. Алар барыбер сугышып торачак. Анда кланнар сугышы бара. Американ хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарып кына берни дә үзгәрмәячәк. Анда тынычлыкны бары тик әфганнарның тормышлырарын яхшыртып кына урнаштырып булырдыр. Анда тормыш бик начар, әфганнар бик хәерче яши. Әфганстанда эш урыннары булдырылса бәлки сугышуны туктатып булыр. Башкача проблем хәл ителмәячәк. Алар йә әфьюн белән сату итә, йә сугыша. Әфган халкы яхшы яши башласа сугыш бетәчәк", дип белдерде ул.

Митинг бер сәгать чамасы барды. Чәчәк куючылар арасында һәлак булган хезмәттәшләрен искә алып һәйкәлгә, башка еллардагы кебек аракы салынган кырлы стаканга ипи куеп китүчеләр дә булды.

Совет гаскәрләренең "тәртип урнаштыру максаты белән" дигән боерык белән кергән Әфганстан республикасындагы бу сугышта Татарстаннан 10 меңгә якын хәрби катнаша. Алар арасыннан 262 кеше шунда һәлак була, 201е контузия, ә 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG