Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучыларына 11 авыруның үлеме турында хәбәр иткәннәр


Казан хокук яклау үзәгенең 6 февральдә ачылган "кайнар линиясенә" Татарстан табиблары хаталары турында 30 шикаять килгән. Аның 11е авыруларның үлеме белән бәйле. Бу хакта үзәкнең матбугат бүлеге хәбәр итә.

Хокук яклаучыларга Казан, Чаллы, Бөгелмә, Минзәлә, Яшел Үзән һ.б. шәһәрләрдән шалтыратканнар.

Үзәк зыян күрүчеләргә килеп чыккан вазгыятькә карата киңәшләр бирә.

"Кайнар линия" 20 февральгә кадәр эшли.

XS
SM
MD
LG