Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:26

Кырымда хакимият биналарын кораллы кешеләр басып алды


Кырым парламенты бинасы түбәсендә Русия әләме

Кырым парламенты бинасы түбәсендә Русия әләме

27 февраль таңында Кырым Югары Радасы һәм Кырым Министрлар шурасы биналары билгесез кораллы кешеләр тарафыннан басып алынды. Кырымга Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллеге дә килде.

27 февраль таңында, иртәнге дүртләрдә 30-50 кешелек кораллы, униформалы ике төркем Кырым Югары Радасы һәм Кырым Министрлар шурасы биналарын басып алган. Аларның кем булганы билгесез. Бары тик урыстелле һәм хәрби яктан әзерлекле булганнары хәбәр ителә. Бинада булганнар сүзенә караганда, алар үзләре турында "Без - Русия!" дип белдергәннәр.

Мәжлес рәисе Рифат Чубаров кырымтатарларны, бөтен кырымлыларны бу биналарга якын килмәскә чакырды. Алар хәзер җирле милиция чолганышында.

“Бу мәсьәләне милиция һәм иминлек органнары өйренергә, карарга, хәл итәргә тиеш” диде кырымтатар Мәҗлесе рәисе.

Кичә Акмәчеттә узган чуалышлар нәтиҗәсендә ике кешенең йөрәк өянәгеннән вафат булуы да хәбәр ителде.

Акъяр (Севастополь) шәһәренә кереш юллары зур бетон киртәләр белән ябылды. Җирле урыслар җыенында үзлектән "сайланган" яңа “мэр” Чалый күрсәтмәсе белән, шәһәргә керүче шикле автомобильләрнең тикшереләчәге хәбәр ителде. Билгеле булганча, Севастополь административ яктан Кырымга буйсынмый. Совет чорыннан бирле ул турыдан-туры Мәскәүгә карый иде, Украина бәйсезлек игълан иткәннән соң Киевка карый.

Севастопольдә 380 мең кеше яши, аларның 284 меңгә якыны урыслар, 84 меңгә якыны украиннар, 5 меңгә якыны кырымтатарлар һәм башкалар. Монда Русиянең Кара диңгез хәрби флоты урнашкан, ул урысларга үзенә күрә таяныч булып тора.

Кырым министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев исә Кырымдагы иминлекне саклау өчен Кырымга бар кереш юлларының сак астында булганын хәбәр итте.

Кырымтатар галиме, социолог Рафик Куртсеитов Кырым Югары Радасы һәм Кырым Министрлар шурасы биналарын басып алучылар Кырым кешеләредер, ләкин аларга читтән ярдәм итүләре бик мөмкин дигән фикер белдерде.

Кырымга Татарстан делегациясе җибәрелде

Пәнҗешәмбедә Татарстан дәүләт шурасы Кырымдагы хәлләргә багышланган чираттан тыш утырыш үткәрде. Утырышта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, андагы вазгыятьне Украинаның мөстәкыйль дәүләт булуын истә тотып, дипломатик юллар белән чишәргә чакырды. Шул ук фикерне ул журналистлар белән очрашуда да әйтте.

Татарстан дәүләт шурасы мөрәҗәгате

Татарстан дәүләт шурасы мөрәҗәгате

Татарстан дәүләт шурасы Кырым халкын килеп туган вазгыятьне тыныч юл белән хәл итәргә чакырган мөрәҗәгать кабул итте һәм Кырымга махсус вәкиллек җибәрде.

27 февральдә Кырымга килгән Татарстан Дәүләт шурасының делегациясе составында президент аппараты вәкиле, элек Татар конгрессында, ә аңа кадәр озак еллар КГБда эшләгән Рөстәм Гайнетдинов та бар.

Кырымдагы хәлләр уңаеннан үз мөрәҗәгате белән Бөтендөнья Татар Конгрессы да чыкты. "Киң татар җәмәгатьчелеге" исеменнән, әмма урыс телендә язылган шушы кәгазьдә "без тарихи канкардәшләребез - кырымтатарлар язмышына битараф кала алмыйбыз" диелә, шуннан соң "аларның тарихи Ватанына кайтып урнашу эше Кырымга "Киев мәйданы"ндагы сәяси радикализм күчсә, туктап кала ала дигән курку белдерелә.

Бөтендөнья Татар конгрессы мөрәҗәгате

Бөтендөнья Татар конгрессы мөрәҗәгате

​Бу мөрәҗәгатьләрнең икесендә дә Януковичны хакимияттән бәреп төшерүчеләр хөкем ителә, Кырым хакимиятен басып алган кораллы урыс төркемнәре турында берни дә әйтелми, ярымутрауның киләчәге Кырым конституциясе нигезендә хәл ителергә тиешлеге әйтелә. Болар Кырымдагы урыс сепаратистлары белдерүләре белән тәңгәл килә.

Кырымтатарларның зур күпчелеге Кырымның Украина дәүләтендә калуын тели, әмма Казандагы Татар конгрессы мөрәҗәгатендә Украина гомумән телгә алынмый, Кырымның киләчәге аның үз кануннарына нигезләнеп билгеләнергә тиеш дигән фикер алга сөрелә.

27 февральдә Кырымтатар милли мәҗлесенең ашыгыч рәвештә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында ярымутраудагы вәзгыятьне тынычландыру өчен җирле мәҗлесләр, район һәм шәһәр хакимиятләре, җирле милиция белән берлектә территориаль идарәләр булдырырга карар ителде. Җирле хакимият белән мондый идарә төзүгә ирешеп булмаган очракта территориаль шураны җирле мәҗлес рәисе үзе төзергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG