Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

"Мәгариф" журналының 100 еллыгы кысаларында узган чарада татар телен укытуда заманча технологияләрне куллану мәсьәләсе күтәрелде.

"Мәгариф" журналының 100 еллыгы уңаеннан чаралар 26-27 февральдә үткәрелде. Журналистлар берлеге бинасында 26 февралдә узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә бүгенге көндә татар телен укытуда заманча алымнарны куллану мәсьәләсе каралды.

Биредә әйтелеп узганча, Татарстанда 2010-2015 елларга каралган “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында бөтен мәктәпләр компьютер, интернет белән тәэмин ителгән, шул исәптән бердәм электрон мәгариф ситемы булдырылган.

Нәтиҗәдә, мәктәпләр үз сайтларын эшләгән. Биредә дәрес темалары, укучыларның билгеләре, өй эшләре, укытучыларның материаллары, белем бирү ресурслары, татар мультфильмнары белән “Бала” проекты урнаштырылган. Системга керү өчен һәр балага махсус пароль бирелгән.

Татарстан мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Алсу Шәрипова билгеләп узганча, бүгенге көндә дәресләрдә электрон белем бирү ресурсларын кулланып телне укытуда проблемнар юк, бөтен мәктәпләр компьютер, интернет белән тәэмин ителгән, диде ул. Әгәр кайдадыр интернет мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыга икән, бу хакта хәбәр ителү нәтиҗәсендә, ул оператив рәвештә хәл ителә, диде ул.

Алсу Шәрипова әйтеп узганча, “Ана теле” проекты материалларын, аның аудио-видео ресурсларын да балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр куллану мөмкинлеге бар. 2014-2020 елларга караган телләр турындагы дәүләт програмы кысаларында да электрон юнәлештә эшләр алып барылачагы хакында әйтте ул.

Алсу Шәрипова

Алсу Шәрипова

“Беренчесе, шушы "Ана теле" проектының күпмедер чыгымнарын үз өстенә ала бу програм, алга таба китсәк монда укыту-методик комплектлар әзерләү дәреслекләрнең электрон версиясен эшләү белән бергә алып барыла торган эш, шунлыктан бу чараны тормышка ашыру кысаларында безнең региональ дәреслекләрнең һәрберсенең электрон версияләре булдырыла. Шулай ук балалар бакчалары өчен татарча уеннар, мультфильмнар.

Якшәмбе мәктәпләрен компьютер белән тәэмин итү, шулай ук татар теле кабинетларына интерактив кулланмалар бирү дигән чара да кертелгән. Ә инде сәләтле балалар белән эшкә килгәндә, бүгенге көнгә кадәр үткәрелеп бара торган “Белем җәүһәрләре”, “Татнет йолдызлары” бәйгеләренең эшчәнлеген алга таба да дәвам итү әлеге програм кысаларында алып барылачак. Һәм аерым блок булып, компьютер програмнарны һәм операцион ситемларны татарчалаштыру юнәлешендәге эшчәнлек анда каралган”, дип сөйләде Алсу Шәрипова.

“Хөкүмәт телгә ихтыяҗ булырмаса, эшнең нәтиҗәсе булмый”

Казан федераль университеты гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин хөкүмәт тарафыннан телне өйрәнүгә ихтыяҗ булдырылмаса, заманча алымнарның кулланылуы әллә ни нәтиҗәләргә китермәячәген ассызыклады:

“Әлбәттә, ихтыяҗ кирәк татар теленә, нинди генә яңа технологияләр эшләсәң дә, дәреслекләр төзесәң дә, әгәр безнең хөкүмәт тарафыннан да, канун чыгару органнары тарафыннан да, татар телен өйрәнүгә, куллануга ихтыяҗ даими үстерелеп, контрольдә тотылмый икән, безнең бу юнәлештәге эшнең әллә ни нәтиҗәсе булмаячак. Без татар телен өйрәнмичә, Татарстанда яши алмыйбыз дигән фикер Татарстанның һәр гражданины аңында булырга тиеш.

Икенчесе, нинди генә технологияләрне үстерсәк тә, үзәктә һәрчак - кеше. Әгәр укытучы кеше үзенең энергетикасы белән татар теленә мәхәббәт тәрбияли ала икән, технологияләр, әлбәттә, ярдәм итәчәк”, диде Васил Гарифуллин

“Бу барыбер сәяси хәлләргә, канунга кайтып кала”

Татар журналистикасы кафедрасы мөгаллиме Гафур Сөнгатов әлеге заманча технологияләр куллану нәтиҗәсен тикшерү булырга тиешлеген ассызыклады. Мондый ысулларны куллану күпмедер процент кешегә генә ярдәм итә аласын, ахыр чиктә аның сәясәткә кайтып калуын билгеләде ул:

“Яңа технологияләр дибез, алар әлбәттә, тел укытуда ярдәмче чаралар, алар төп максат түгел. Мәсәлән, моннан егерме ел элек вакытны искә төшерсәк, без теләсә кайсы телне бернинди техникасыз, технологиясез өйрәнгән кешеләр, туган телне дә һәм чит телләрне дә, димәк шушы яңа проектлар, яңа алымнар, яңа сүзләр һәм терминнар белән без төп әйбердән читләшеп китмәсәк иде. Һәм безнең төп максат татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү икәнен онытмасак иде, дип әйтәсе килә, ә моның күрсәткече нәрсә: без Казанда һаман да татар баласын да, урыс баласын да татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтә алмыйбыз.

Менә моның нәтиҗәсен тикшерү булырга тиеш. Менә шушы ни дәрәҗәдә ярдәм итә алды безгә татар телен кулланышка кертүдә, өйрәтүдә һәм шуның ярдәме ничә процент булды. Без моны ничек куллана алдык? Әлбәттә, без дөнья алдында оятка калмаска, без алдынгы милләт булырга, яңа технологияләрне белергә тиешбез, мин бу проектны бик хуплыйм, әмма ул ничәдер процент кешегә генә ярдәм итә ала, ә тулаем халкыбызга түгел. Менә шуңа күрә барыбер бу сәяси , иҗтимагый хәлләргә, үзебезнең кануннарга кайтып кала”, дип сөйләде Гафур Сөнгатов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG