Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда билгесез кешеләр Азатлыкның украин хәбәрчесен урлап кырда ташлап калдырган


Левко Стек
Левко Стек
Азатлык радиосының Украинадагы хәбәрчесе Левко Стек үзенең Facebook сәхифәсендә Кырымга килгәч урланганын һәм кырда ташлап калдырылганын язды.

16 мартта журналист Кырымның Джанкой шәһәренә килгән булган. 18 мартта билгесез кешеләр аны Бахчасарайда автобустан өстерәп төшереп кулларын бәйләгән, башына капчык кидергән һәм күпмедер вакыт шул килеш машинада йөрткән, соңыннан кырда ташлап калдырган.

Журналистка Кырымга башка килеп йөрмәскә кушылган.
XS
SM
MD
LG