Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Кырымдагы банклар үз мөштәриләренә акчаларны өлешчә генә бирә. Мондый хәл бүген Кырым банкларында гадәти хәлгә әйләнде.

Кырымдагы “Надра”, “Райффайзен банк Аваль” банкоматлары хәзер көненә тик 1500 гривня (150 доллар чамасы) бирә. Хәтта депозитларның вакыты тамамланса да, кешеләр үз акчаларын тулысынча бердән ала алмый, көн саен банкка барырга мәҗбүр.

Ә инде дәүләт карамагында булмаган иң зур “Приватбанк” үзенең сәясәтен тагын да кырыс рәвәштә алып бара. Бу банк иң зур саналса да (Кырымда 367 бүлеге бар) аның банкоматлары көненә тик 500 гривня (50 доллар) бирә. Шул сәбәпле бу банкның банкоматларына чиратлар инде берничә көн кимеми. Банкның үз офисы ябык, ул хәзәр гривнядан рубльгә күчү мәсьәләсенең техник якларын карый.

Бу банк кешеләргә салган акчаларын кайтарачакмы, юкмы – билгесез. “Приватбанк”ның Кечкеметская урамындагы банкомат чиратында басып торган бер ханым белән сөйләшеп алдык.

“Мин Кырымда, ул әле Русия федерациясендә булганда туганмын, хәзер инде Русиядә яшәүем белән горурланам. Хәтта бу банкоматка озын чират торырга да риза. Көн саен түгел әлбәттә, бу күчеш чорында. Без инде Русиядә“ диде ул Азатлык радиосына.

Кырымдагы украин банкларының филиаллары ничек эшләячәк, алар калачакмы, юкмы әлегә ул да билгесез. Бу филиаллар кырымлыларга аларның акчасын кайтармаса, аларны шул банкның Украинадагы филиалларыннан алырга мөмкин дигән өмет тә кими бара, чөнки Кырымда бирелгән банк картларын Украинадагы филиаллар инде кабул итми дигән хәбәрләр бар.

Кырымда салынган депозитлар белән нәрсә булачагы да билгесез. Әлбәттә ул банклар Русия федерациясе кануннары нигезендә лицензияләрен алыштыра ала, ләкин Кырымның канунсыз референдумын дөнья илләре танымаганда, Кырым ябык бер зонага әйләнү ихтималы алдында торганда бу банкларның филиаллары Кырымда калачагы бик икеле. Димәк кешеләрнең банкларда калган акчаларының язмышы да билгесез. Кырымда 2014 елда гривня рубль белән бергә кулланышта булачак дигән сүзләр дә ышаныч тудырмый, киресенчә, апрель аеннан башлап кырымлылар эш хакларын рубльдә алачак дигән сүзләр йөри.

Ашыгыч реформалар

17 мартта Кырымда Кырым банкы барлыкка китерелде. Бу карар Кырымның дәүләт шурасы чираттан тыш утырышында кабул ителде. (Кырым Югары Радасы исеме дәүләт шурасына алыштырылды). Кырымның рәсми акчасы – рубль булачагы игълан ителде. Март ахырыннан Кырымда Русия рубле йөри башлаячак, 2016 елга хәтле рубль һәм гривня параллель рәвәштә кулланылачак.

Кырым банкы башлыгы Николай Барилюк дәүләт банклары акча кертемнәрен 100 процентка гарантияли дип белдерде. Коммерция банклары исә 200 мең гривня (20 мең доллар) күләмендә кертемнәрне генә кайтара ала. Менә шундый перспективалар көтә акчаларын банкларга ышанып салган кырымлыларны. Бу әлә Кырымдагы начар хәлләрнең башы гына булса кирәк.

Кырымлылар легитим булмаган референдумга нәрсәгә барганнарын аңлаганчы, хакимиятләр бу кырыс реформаларны тиз-тиз үткерергә тырыша, чөнки мондый реформалар кешеләрнең инде бер юлга салынган тормышларын бөтенләй үзгәртә. Торак йортлар, машина йөртү документларын, дипломнарны тану-танымау, эшмәкәрләрнең төрле кәгазьләрен яңадан эшләү мәсьәләләре калкып чыга.

Кырымның ябык зонага әверелүеннән курыккан берничә зур украин супермаркетлары да Кырымнан китәргә җыена. Алар хәзер калган товарларын сата, чөнки самообороначылар, Русия гаскәрләре Украинадан таварларны әлеккечә кертми башлады.

Шундый хәлләр Кырымда инде күренә башлый. Банкларга, банкоматларга булган чиратлар моның ачык мисалы. Кырымның Русиягә күчүенең бу тик беренче җимешләре. Референдумны хуплаган кайбер урыслар да Русиягә кушылу бәйрәменнән айнып уйлана башламасмы? Тик Мәскәүгә инде моның әһәмияте юк. Хәзер аның пропагандасы Кырым телеканалларында агыла. Кырымлылар исә чиратларда тора башлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG