Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Төркиянең Твиттерны ябуына борчылу белдерде


Еврокомиссия әгъзасы, Европа берлеген киңәйтү мәсьәләләре өчен җаваплы Штефан Фюле Төркиядә Твиттерның томалануына борчылу белдерде. Бу хакта ул үз сәхифәсендә яза.

"Ирекле рәвештә аралашу һәм моның өчен теләгән чараны куллану - Европаның фундаменталь кыйммәтләреннән", - ди Фюле.

Элегрәк Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Твиттерны ябу турында янавы хәбәр ителгән иде. Шуннан соң берничә сәгать узгач микроблогка керү блокланды.
XS
SM
MD
LG