Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рәхмәт кәгазьләре биреп халыкны да Кырым җинаятенә бәйләп куялар"


Русия хакимияте Кырымны аннексияләүдә катнашканнарга рәхмәт кәгазьләре өләшә башлады. "Кырымны кайтарган өчен" медале дә сугылды. Галим Индус Таһиров фикеренчә, Русия җитәкчелеге мактау кәгазьләре, медальләр өләшеп җинаятьләргә гади халыкны да бәйләп куя.

"Казан егетләре" төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов үз диварларының мактау һәм рәхмәт кәгазьләре белән тулганын әйтә. Русия мәдәният министры Владимир Мединский имзалаган, "Кырымда һәм Акъярда (Севастопольдә) Русиянең мәдәни мирасын саклауга өлеш керткән өчен" бирелгән рәхмәт кәгазен дә башкалары янына элеп куйганнар алар.

"Бу кәгазь безнең өчен горурлык булып тора. Без хәзер Кырымның мәдәниятен саклауда катнаштык дип горурланып әйтә алабыз. Анда баруыбызга бер дә үкенмибез, ниндидер горурлык уята", диде Әгъләмов.

"Казан егетләре" генә түгел, Кырымга барган Казан артистлары десантындагы башка төркемнәр: Җыр-бию ансамбле, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, "Бәрмәнчек", рус җыры театры "Ворожея" да рәхмәт кәгазе алды. Аны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да тапшырды.

Русия Кырымны аннексияләгән соң бик ашыгыч рәвештә медаль дә сукты. Саклану министрлыгыныкы ул. Медаль 22 мартта расланды һәм беренче нөсхәләрен 24 март көнне тапшырдылар да инде. Русия саклану министры Сергей Шойгу медальне Кырымны аннексияләүдә катнашкан "Беркут" хәрбиләре, диңгез пехотачылары, флот җитәкчелеге белән бергә Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы Сергей Аксеновка да такты.

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Тарихчы галим Индус Таһиров фикеренчә, Русия җитәкчелеге рәхмәт кәгазьләре тоттырып, медальләр тагып үзенең җинаятьчел гамәлләренә гади халыкны да бәйләп куя.

"Бүләк лаек булсын өчен, кеше аны алырга дип чын күңелдән тырышырга тиеш. Тырышлык кына лаеклы рәвештә бәяләнергә тиеш. Сәяси максатлардан соң тапшырылган бүләк, әгәр ул гамәл җинаятьчел икән, халыкны да аңа беркетеп куя", ди Таһиров.

Язучы Фәнзаман Баттал Русиянең Кырымны аннексияләвен җинаять дип бәяли һәм бу җинаятьтә катнашырга теләмәүчеләр урыннарыннан очачак иде дигән фикердә.

Фәнзаман Баттал
Фәнзаман Баттал
"Русиянең бу гамәлләрен мин агрессорлык, җиргә туймау, ачкүзлелек дип бәялим. Русия гомер буена тирә яктагысын басып алырга теләгән һәм бер генә башка халыкны да сөймәгән, һәр милләткә нәфрәтле булган. Русиянең Кырымдагы гамәлләре кыргыйларча басып керү булды.

Түрәләр, президентлар һәм башкалар халык тарафыннан куелмаган. Шуңа күрә алар турыдан-туры Путинны гына тыңларга мәҗбүрләр. Әгәр аны тыңламасалар, бүген бар, ә иртәгә юк алар. Кәнәфи өчен үз халкыңны сатып, үз халкың хисабына вакытлыча гына булса да дәрәҗәле булып тору башыма сыймый минем”, ди Баттал.

Рамай Юлдашев
Рамай Юлдашев
Ул Татарстан артистларының Кырымга баруын да, андагы чыгышларын да, инде соңыннан рәхмәт кәгазьләре алуларын да ахмаклык дип бәяләде. "Мин кырымтатарларның да бездән гайрәте чиккәндер дип куркып ятам", ди Баттал.

Кырымтатарлар өчен иң авыр көннәрдә Казан артистларының Кырымга барып концерт куюларын хупламаучылар да булды. Кырымтатарлар гомумән бу концертларга килмәде.

Мари Иле татарларының милли хәрәкәте җитәкчесе, яшьләр активисты Рамай Юлдашев фикеренчә, хәрбиләр артыннан йөргән артистлар Русиядә элек-электән хөрмәттә булган.

"Бу артистлар хәзерге системаның "обслугасы", ди Юлдашев. Кырым чараларында катнашкан артистларны гражданлык позициясе булмауда гаепли ул.
XS
SM
MD
LG