Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә бала үлемендә гаепле ике хастаханәне 2 млн 100 мең штрафка хөкем итте


Чита Үзәк мәхкәмәсе төбәктәге Сретенски районы һәм Чита крае хастаханәләрен ике яшьлек Максим Мозгуновка тиешле ярдәм күрсәтмәүдә гаепләп бер миллион 200 мең сум штрафка хөкем итү карарын чыгарды.

2009 елның августында сулыш алганда буылган Максимны район хастаханәсенә китергәннәр. Бернинди дә тикшерүсез алты көн яткач ата-аналары баланы үзләре Читага үзәк хастаханәгә алып барган. Анда тикшерү нәтиҗәсендә Максимга "кардит" диагнозы куелган, әмма йөрәккә аерым тикшерүләр ясалмган, кардиолог чакырылмаган, балага ятып кына торырга кушылмаган. Әнисе аны урамга һава сулырга алып чыккач малай аңын югалтып егылган, соңырак вафат булган.

Мәхкәмә эше 2012 елдан бирле барды. Медицина белгечләре уздырган өченче тикшерү генә баланың йөрәге ялкынсуны аркасында "гемотампонада", ягъни йөрәгенә су җыелып ярылуы нәтиҗәсендә үлгәнен ачыклады. Экспертлар комиссиясе үлемнең сәбәбе "табибларның балага вакытында ярдәм итмәве" дигән нәтиҗә ясады.
XS
SM
MD
LG