Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевның улы Хайсер эше кире прокуратурага җибәрелде


Украина радасы депутаты Мостафа Җәмилевнең улы - Хайсернең эше тикшерүдә җитешсезлекләр булуы ачыкланып кире Кырым прокуратурасына җибәрелде. Бу хакта аның адвокаты Александр Лесовой хәбәр итте.

Кырымның аннексияләвеннән соң Хайсер Җәмилевнең кеше үтерү эше Украина яки Русия кануннары нигезендә тикшереләчәге билгеле түгел. Февраль аенда аны утырышчылар мәхкәмәсе тикшерергә тиеш, дип хәбәр ителгән иде.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда үз өе ишегалдында кулга алынды. Ул шунда ук 43 яшьлек бер кешенең башына аткан булган. Мостафа Җәмилев улының коралы рөхсәтсез алынган булуын белдерде. Киевта уздырылган психиатрия тикшерүе Хайсернең сәламәт акылда булуын күрсәтте. Җәмилевнең улы хулиганлык белән кеше үтерүдә гаепләнә. Аңа 10-15 ел яки гомерлек төрмә яный.
XS
SM
MD
LG