Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевкә "Солидарность" бүләге бирелә


Мостафа Җәмилев 3 майда Украина-Кырым чигендә
Мостафа Җәмилев 3 майда Украина-Кырым чигендә

Польшаның абруйлы “Солидарность” бүләге күренекле диссидент һәм хокук яклаучы Мостафа Җәмилевкә бирелә. Бүләк тапшыруда АКШ президенты Барак Обама да катнашыр дип көтелә.

Быел беренче мәртәбә бирелүче ирек, демократия, хокук яклау эшчәнлеге премиясенә "Солидарность" (Solidarność) комиссиясе күренекле диссидент, хокук яклаучы һәм Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчесе Мостафа Җәмилев лаек дип бертавыштан карар итте. Бу хәбәрне Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский 7 майда Җәмилевкә телефон аша шылтыратып әйткән.

4 июньдә башкала Варшауда үтәчәк бүләк тапшыру тантанасында АКШ, Франция һәм Польша президентлары да катнашыр дип көтелә. Тантанада Җәмилевкә бүләкне Польша президенты Бронислав Коморовский һәм "Солидарность" һөнәр берлегенең элекке җитәкчесе, Польшаның элекке президенты, Нобель тынычлык бүләге иясе Лех Валенса тапшырачак.

Полякларның "Солидарность" хәрәкәте исемендәге бу бүләк Польша хөкүмәте һәм җәмәгатьчелеге башлангычы белән булдырылды. 1980 елда оешкан "Солидарность" илдәге икътисади һәм сәяси үзгәрешләрнең төп этәргече булды, коммунизмнан котылып парламент демократиясе һәм ирекле базар кору эшенә ярдәм итте.

Сикорский әйтүенчә, бу бүләк ирек, демократия, хокук яклау көрәшенә аеруча зур өлеш керткән кешеләргә биреләчәк. "Әле Берлин дивары җимерелгәнчегә кадәр үк Польшада Икенче дөнья сугышыннан соңгы беренче өлешчә ирекле сайлау узды. Польша – яңадан яуланган ирекне файдалана алган ил”, диде Сикорский. Быелгы бүләк шул парламент сайлавына нәкъ 25 ел тулган көнне, 4 июньдә тапшырылачак.

Бер миллион евро күләмендәге "Солидарность" премиясенә намзәтләрне халыкара жюри тәкъдим итәчәк.

Өч өлештән торган бүләкнең беренче өлеше – 250 мең евро – лауреатка турыдан-туры тапшырыла. 700 мең евролык өлеше лауреат күрсәткән програмнарга биреләчәк һәм ул програмнарны Польша гамәлгә ашырачак. Калган 50 мең евро лауреатны Польшага китерү, аңа илне, полякларның ирек өчен уңышлы көрәшен күрсәтүгә тотылачак.

Апрель аенда татар оешмалары Мостафа Җәмилевне Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә чакыручы мөрәҗәгать белән чыккан иде.

Шушы көннәрдә Чехия, Словакия һәм Польшаның сәнгать хезмәткәрләре Җәмилевне Вацлав Һавел исемендәге премиягә дә тәкъдим итте. Европа комиссиясенең көзен Старссбургта тапшырылучы бу бүләге кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә бирелә.

Апрель уртасында Төркия президенты Абдулла Җәмилевкә Төркиянең иң югары бүләге саналган Җөмһүрият Нишаны (Республика ордены) дип аталган дәүләт бүләген тапшырган иде.
XS
SM
MD
LG