Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

15-17 майларда үткән татар хатын-кызларының дөньякүләм форумының пленар утырышында милли проблемнар телгә алынды.

Ике көн дәвам иткән форумның җитди сөйләшүләргә, чыгышларга каралган пленар утырышы 16 майда үткәрелде. Ул Камал театрында башланып, төшке аштан соң Фәннәр академиясендә дәвам итте. Чыгышларны Казан вәкилләре дә, чит төбәкләрдән килгән ханымнар да ясады. Аларда тел, гореф гадәтләр, әхлак, хатын-кызга, гаиләгә кагылышлы мәсьәләләр турында әйтелде.

"Русиядә милләтне саклау юлы бер - милли мәктәп"

Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче татар гимназиясе мөдире Кәмәрия Хамидуллина чыгышында татар телендә укыту фәннәрне үзләштерүгә ярдәм итүе, БДИны бирүгә комачауламавы хакында гимназия мисалында сөйләде (әлеге гимназиядә фәннәр татарча укытыла). Русия җирлегендә милләтне саклау милли мәктәп аша гына булуын ассызыклады. “Бүгенге форумның карарына алдагы елларда милли мәктәп идеясен тулы көченә күтәрү бурычын язарга тәкъдим итәм”, диде Кәмәрия Хамидуллина.

“Моннан бер ай чамасы элек журналист ханым шаккатып: “Татар авылы халкы русча укыту өчен баласын биш чакрым читкә йөретеп укыта башлады, имеш, татарча укып БДИ бирә алмый, әйтегез әле, бу чыннан да шулаймы соң?” дип эш урыныма ярсып килеп керде. Сорауга сорау белән җавап бирдем: Әйдәгез уйлап карыйк, БДИ тапшыру чыкканнан бирле татарча уку аркасында аны бирә алмаган берәр бала булдымы? Бездә тешле журналистлар җитәрлек, әгәр булса, ул турыда язып чыгучы, сөйләүче, төртеп күрсәтүче табылыр иде. Әти-әниләр дә су кабып тормаслар иде. Андый мисаллар юк, Аллага шөкер.

Беренчедән, татарча укыту баланың үсешен әйбәтрәк тәэмин итә. Танылган чех педагогы Ян Амос Коменский белем бирүнең нигезе - ана теле, дип санаган. Ягъни фәннәр ана телендә укытылырга тиеш, дип санаган ул. Фән шул чакта яхшы үзләштерелә. Үзебезнең гимназия тәҗрибәсеннән бер мисал китерәм: химия фәнен татар районының татар мәктәбендә белем алган, фәнен яхшы белүче педагог алып бара, укыту беткәнче ана телендә. 2013 елда БДИда дүрт баласы йөз балл җыя, уртача 90,2 балл була.

Нәтиҗә шул: фәнне үзләштерергә, ана теле комачауламый, киресенчә, ярдәм итә. Укыту көчле булырга тиеш. Бирегә килгән һәрбер үз җирендә лидер, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучылар, әмма алда чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, без әле милләт түгел, без – шәхесләр.

Без халыкны алга алып барырга тиешле кешеләр. Без бер әйберне яхшы аңларга тиешбез: Русия җирендә милләтне саклау юлы бер генә, ул - милли мәктәп аша. Бу -классик юл, оттырышсыз юл. Вакытларыбызны тисә - тиенгә, тимәсә - куянга сарыф итәргә ярамый безгә. Бүгенге форумның карарына алдагы елларда милли мәктәп идеясен тулы көченә күтәрү бурычын язарга тәкъдим итәм. Һәм ул бурычны тормышка ашыру буенча киң эш җәелдерергә кирәк. Бу нәкъ менә хатын-кыз эше”, дип сөйләде Кәмәрия Хамидуллина.


"Татар телен белмәгән укучылар татарча бик матур чыгыш ясады"

Төркиядән килгән “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы үз чыгышында Төркиядә укучы татар яшьләре белән оештырылган чаралар хакында әйтеп китте, Татарстаннан килеп, татарча белмәгән укучыларның да татар телендә чыгыш ясаулары хакында сөйләде.

“Безгә калдырырлган бу байракны һәрвакыт күтәреп торырга тиешбез, культурабызны сакларга, бөтен гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Аның өчен Төркиягә килгән укучылар белән шөгыльләнәм. Ул миңа әтиемнең әйткән сүзе иде.

Ел саен татар тарихы турында семинарлар оештырам. Анда гореф-гадәтләребезне дә искә алабыз. Әле менә каз өмәсе ясадык декабрь аенда. Казаннан һәм Карс шәһәреннән казлар китерттек, ашлар әзерләдек. Каз өмәсе турында җырлар җырладык, сөйләштек, ашадык, күңел ачтык.

Менә быел беренче мәртәбә “Татар кызы” бәйгесен уздырдык Истанбулда, аннан соң яшьләр фестивале ясадык. Анда беренче театр “Сания”не куйдык. Татарча белмәгән Татарстаннан килгән укучыларга роль бирдек. Шундый матур чыгыш ясадылар, татар телендә. Әйдә, зинһар, киләсе буыннарга шул бай культураны күрсәтик. Бу без - хатын-кызларның кулында. Мин яшьләрне гаепләмим, аларга әти-әниләр, әби-бабайлар өйдә өйрәтергә тиеш, авылларда өйрәтергә тиеш”, дип сөйлде Гөлтән Ураллы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG