Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү сөрген турында тагын бер фильмны тыйды


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Русиянең мәдәният министрлыгы чечен-ингушларны сөргенгә сөрү турындагы фильмны күрсәтүне тыйган. Кырымтатарлар сөргене турындагы "Хайтарма" фильмы да телевидениедә берничә көн элек кенә күрсәтелде.

"Приказано забыть" дип аталган фильмда чечен һәм ингушларның 1944 елның февралендә сөргенгә сөрелүе вакытында күргән михнәтләре тасвирлана. Фильм инде май башында ук әзер иде һәм аның премьерасы 10 май көнне Грозныйда күрсәтелер дип вәгъдә ителде.

Билгеле булганча, чечен-ингушларның сөргенлегенә 70 еллыгы уңаеннан матәм чараларын уздыруны Чечня хакимияте 23 февральдә тыйды һәм ул 10 майга күчерелде. Яңа фильм да шул көнне күрсәтелер дип уйланылды, әмма “Приказано забыть”ның продюссеры Руслан Коканаев әйтүенчә, ул көнне инде фильм күрсәтүне оештырырга вәгъдә итүчеләр бөтенләй телефоннарын алмаган. Ул гына да түгел, 20 май көнне әлеге чечен-ингушларның кайгылары турындагы фильмны Русия мәдәният министрлыгы бөтенләй тыйган.

“Карар инде кабул ителгән. Әлеге хат минем адреска җибәрелгән. Анда әлеге фильм милләтара нәфрәт тудыра дип язылган”, ди Facebookта Коканаев.

Шулай ук “Эхо Москвы” язуынча, министрлыкта әлеге фильмны шактый "кискен" дип белдергәннәр.

Коканаев үзе моның белән килешми. Аның сүзләренчә, әлеге фильмда милләтара нәфрәт тудырырлык берни дә юк.

Мондый хәл килеп чыгасын инде фильмны эшләүчеләр алдан ук чамалаган кебек. Коканаев әйтүенчә, Мәскәүдәге рәсми чечен диаспорасына берничә тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, фильмны төшергәндә беркем дә килмәгән.

“Алар фильм төшерүебезне белмәгәннәрдер дип санамыйм. Мөгаен өстән ниндидер боерык булгандыр. Шул ук вакытта мин Мәскәүдә мәчеттә сөйләгәч, гади егетләр, карт-карчыклар фильмдагы зикер кылу, ясин чыгу кебек күренешләрдә төшәргә ризалашты. Алар әллә ничәшәр кат студиягә килеп бушка ярдәм күрсәттеләр. Фильм азагындагы ясинны яшь егет Хафиз укый. Ул Мәскәүдә яшәүче таҗик”, ди ул Facebookта.

Коканаев фильмның Русиядә тыелуына әллә ни аптырау белдерми һәм аның халыкара фестивальләрдә күрсәтеләчәген әйтә.

“Миңа инде биш халыкара фильм бәйгеләре төркеме аны караганын һәм бәйгегә алырга әзерлеген әйттеләр. Аларга ул бик ошаган. Инде бу да минем өчен зур уңышка ирешү дигән сүз”, ди ул.

Бакча казымаучы татарлар “Хайтарма”ны күрә алды

Билгеле булганча, кырымтаталар сөргенен тасвирлаучы “Хайтарма” фильмын да Казанда узучы халыкра мөселман фильмы фестиваленең бәйге программасына кертмәгәннәр иде. Монда да Русия тышкы эшләр министрлыгы кулы уйнаган булып чыкты. Русия тышкы эшләр министрлыгы фестивальне оештыручыларга аны бәйгегә алмаска дип тәкъдим хаты язган булып чыкты.

"Хайтарма" Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгегә кертелмәсә дә тамашачылар арасында иң зур кызыксыну тудырган әсәр булды. Фильм тәмамланганнан соң да, халык басып 15 минут алкышлап торды.

Әсәрне фестиваль барышында күрә алмаучылар аны интернетта эзли башлады, әлеге фильмны “Яңа Гасыр” телевидениесендә дә күрсәтү тәкъдимнәре яңгырады. Киев-Мәскәү каршылыклары тумаган булса, Русиядә әлеге фильмның күрсәтелүе бик шикле. Кырымны Русиягә кушу хәлләре башлангач, кырымтатарлар белән очрашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кырымтатар АТР телеканалының ТНВ белән хезмәттәшлек итүен теләвен әйтте. Нәкъ шул вакытта “Яңа Гасыр”ның “Хайтарма” фильмын күрсәтәчәге турында мәгълүмат таралды.

Әлеге хәлләр инде мартта ук булуга карамастан, ТНВ фильмны күрсәтергә ашыкмады. Хәтта социаль челтәрләрдә бу уңайдан дәгъвалар да яңгырый башлады. Ахыр чиктә халыкның нәкъ бакча эшләре кызган вакытына туры китереп 18 май көнне “Яңа Гасыр” телеканалы “Хайтарма”ны күрсәтергә булды.
XS
SM
MD
LG