Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Азатлыкка фикер белдерүчеләрнең күпчелеге Татарстанда "Хайтарма" кебек халыкның ачы язмышын ачкан фильм төшермәүнең төбендә Мәскәүдән курку ятуын әйтә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланырга һәм бу бәйгедә җиңүчеләр игълан ителергә бер көн кала кырымтатарларның илдән сөрүләрен тасвирлаган "Хайтарма" күрсәтелде. Бу әсәрне төшерүчеләр, аны фестиваль бәйгесенә тәкъдим итсә дә, ул кертелмәде. Фестиваль кысаларында үткән матбугат очрашуында "Хайтарма"ның ни өчен бәйгегә эләкмәвен дә ачып салдылар. Баксаң, Русия тышкы эшләр министрлыгы фестивальне оештыручыларга аны бәйгегә алмаска дип тәкъдим хаты язган.

"Хайтарма" 10 сентябрь көнне "Родина" кинотеатрында берьюлы ике залда күрсәтелде. Әсәрне карарга теләүчеләр бик күп булганга, күрсәтүне оештыручылар ике залның ишекләрен ачарга мәҗбүр булды. Фильм тәмам булгач та халыкның басып 15 минутлап алкышлап торуы – фильмның уңышына бәя иде. Бу чарада катнашучылар Азатлыкка кино беткәч тә халыкның таралмавын, төшерүчеләрне, баш рольне башкаручыны сырып алып, аларга күпләгән сораулар яудыруын белдерде. Күпләр "Хайтарма" бәйгегә кергән булса, ул һичшиксез нәфис фильмнар арасында җиңүче булырга тиеш иде диде.



Татар тарихында фаҗигале вакыйгалар, ачылмаган ак таплар җитәрлек. Нигә Татарстан "Хайтарма" кебек чын тарихны ачкан фильм төшереп, аны дөньяга чыгармый? Моңа акча юкмы, иҗатчылар әзер түгелме, әллә төбендә Мәскәүдән өркү ятамы? Азатлык әлеге сорауларны "Хайтарма" фильмын караган татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә юллады.

Рабит Батулла, язучы:

Рабит Батулла

Рабит Батулла

– Бу сорау, беренче чиратта, Татарстан мәдәният министрына юлланырга тиеш, минемчә. Министрлыкта кино белән шөгыльләнә торган махсус бүлек бар, "Татаркино" бар, документаль фильмнар студиясе бар һәм шулай ук шәхси студияләр эшләп килә. Вак-төяк әйберләр төшереп яталар, күрәсең эш җитми аларга. Кырымтатарларның республикасы да юк, ә безнең республика бар. Бездә бик байлар да җитәрлек, миллиардерлар да бар. "Хайтарма" кебек фильмны төшерергә якынча 300 миллион сум акча кирәк. Аны бездә кем бирә? Ә кырымнар тапканнар! Төшергәннәр һәм бик яхшы төшергәннәр!

Алсу Хәсәнова, журналист:

– Иң башта, бездә акча юк дигән сылтау табачаклар. Бик күп иганәчеләр "Хайтарма" фильмын төшерергә булышкан. Режиссер әйтүенчә, мең ярым кеше фильмда катнашкан. Икенчедән, бездә мондый ачы язмышлы әсәрне төшерергә, бәлки, куркалардыр. "Зөләйха" фильмын төшергәндә дә сәяси каршылыклар булды. Безгә "Болгар җилләре" кебек күп серияле кирәк түгел, чөнки тагын очына чыгып җитә алмаячакбыз, әмма "Хайтарма" кебек бик шәп фильм төшерергә кирәк.

Алсу Хәсәнова

Алсу Хәсәнова

Камал театры актеры Фәнис Җиһанша белән сөйләшеп торган идек. Ул: "Татарстанда "Хайтарма" кебек фильм төшерелсә, мин бушка төшәчәкмен", ди. Андый ихлас татарлар бар безнең. Бәлки, мондый тирән эчтәлекле сценарий язучы да юктыр. Бездә сценарийлар да аксый.

Безнең фаҗигале язмыш бар һәм һичшиксез ул экраннарга чыгарга тиеш. Башка милләт кешеләре генә түгел, ә татарның чын язмышын белмәүче татарлар да бар. Бүген татар, Алтын Урда турында зур экраннарга чыгып кына без дөньяга татарларны күрсәтә алачакбыз. "Орда" фильмы чыккач, татарлар мыскылланган дип зур бәхәсләр купты. Әйдәгез, алай булгач, бу "Орда"ны эшләүчеләргә каршы бер әсәр төшерик, үзебезнең чын йөзебезне күрсәтик. Әле без һаман да үз йөзебезне күрсәтергә куркабыз.

Кырымтатарлар үзләре турында "Хайтарма"ны төшергән бит, курыкмаганнар. Аларда да каршылыклар җитәрлек. Украиннар, руслар аларны да яратмый, кырымтатарлар безгә караганда да катлаулырак чолганышта яши.

Тарихи әсәр төшерү мәсьәләсен кузгатырга кирәк. Башка әйберләргә акча кызганмыйбыз бит. Әнә "Ак Барс" такымы өчен бик күп акчалар әйләнә. Бер уенчыга түләгән акчаны, әйдәгез, тарихи фильм өчен тотыйк.

Рамил Төхфәтуллин, режиссер:

Рамил Төхвәтуллин

Рамил Төхвәтуллин

– Иң беренче чиратта, тарихи фильм төшерү өчен аның белән кызыксынучы булырга тиеш. Икенчедән, ул бик зур көч һәм матди якны да таләп итә. Өченче шарт – аның өчен батыр булу кирәк. Мин "Зөләйха" фильмына тотынганда мәрхүм Туфан ага Миңнуллин: "Йә син бик батыр егет, йә син җүләр" дигән иде. 2000нче елларда әле гомумән мондый кискен темаларга тотынучы юк иде. Элек-электән бу йозак астындагы тема булды. "Зөләйха"ны 2005 елда әзер булгач, фестиваль бәйгесенә кертмәделәр. Киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә мөмкинлек тудырмадылар.

Бүген, кызганыч, кино аша үз тарихыбызны чагылдырырга мөмкинлекләр юк. Мәктәп аша тарихны өйрәтик дисәк, мөмкинлекләр бик тар. Мондый шартларда яшәгәндә бик батыр булу кирәк. Кино өчен хөкүмәттән акча көтеп яту мәгънәсез эш булачак. Бу эштә үзебезнең эшмәкәрләр, милләтпәрвәр егетләр ярдәм итсә генә.

Эльвира Фатыйхова, журналист:

Эльвира Фатыйхова

Эльвира Фатыйхова

– Тарихи фильм төшерергә Татарстанның акчасы юк дип һич кенә дә әйтеп булмый. Без – нефть төбәге, бездә байлар да күп. Фильм төшерәм дисәң, иганәчеләр дә табып булыр иде. Бу фильмга көчле режиссерны да табып була.

Татарстан җитәкчелеге, хөкүмәт бу фильмны төшерү ягында булмаячак, чөнки алар татар иҗтимагый үзәге бинасын да саклап калырга теләми, татар мәктәпләрен карап торып яптыра. Татар матбугатын бер монопололиягә, авыз ачып сүз әйтергә курыккан тешсез журналистикага әйләндерделәр. Мондый хакимият тарихи фильмны барыбер төшерттермәс.

"Хайтарма" фильмының Кырымда төшерелүенә кармастан, тышкы эшләр министрлыгы аша бәйгегә керттермәү - бу инде үзе үк татарларны буу сәясәте барганлыгын күрсәтеп тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG