Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчетләр дә Украина президентын сайлауга юл алды


Иртәнге сигездә Акмәчеттәге Кырымтатар мәҗлесе бинасы янына егермеләп машина җыелды. Алар Украинаның Херсон өлкәсенә президент сайлауга юл алды.
Махсус хезмәтләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен алар колонна булып бармаска тырышты, дип хәбәр ителә.

Украинада сайлау бүлекләре иртәнге сигездә ачылды, тавыш бирү 20 сәгатьтә тәмамланачак. Украина президенты урынын 17 намзәт дәгъвалый. Миллиардер Петр Порошенко һәм “Батькивщина” фиркасе лидеры Юлия Тимошенко төп көндәшләр дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG