Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар җыенына 30 меңләп кеше килде


Шимбә көнне яңгыр явып торуына карамастан, Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1125 еллыгын искә алу өчен оештырылган "Изге Болгар җыенына" 30 меңләп кеше килде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Җыен алдыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ак Мәчетнең җыелышлар бүлмәсендә дини җитәкчеләр белән очрашкан. Болгарга шулай ук Татарстанның югары дәрәҗәдәге вәкилләре - Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Илдар Халиков, Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, Русиянең Үзәк диния идарәсе башлыгы Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, монннан тыш Кавказ һәм БДБ илләре мөселманнары идарәсе рәисе, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларус һәм башка илләрдән килгән дин әһелләре килде.

Узган ел җыенда Болгар цивилизациясе музее урнашкан елга вокзалын ачу тантанасы булган иде. Быел кунакларга 30 телгә тәрҗемә ителгән Коръән китаплары күрсәтелде.
XS
SM
MD
LG