Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "лайк" һәм "репост" өчен җаваплылык турында канунны имзалады


Русия президенты Владимир Путин экстремизмга матди һәм башка ярдәм күрсәтү өчен җаваплылыкны арттырган канунга кул куйды.

Экстремист оешмаларга матди ярдәм күрсәткән өчен 300дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар. Җинаять вазифаны кулланып кылынган икән, алты ел төрмәгә дә утырырга була.

Интернет куллануга карата да яңа чикләүләр кертелгән. Хәзердән челтәрдә экстремистик материаллар таратучыларга да җаваплылык каралган. Урнаштыру гына түгел, хәтта репост ясау һәм лайк кую да моңа керәчәк.

XS
SM
MD
LG