Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки һәм Лугански Украина армиясе тарафыннан камап алыначак


Украина дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы сәркатибе урынбасары Михаил Коваль сепаратистларны корал ташлауга мәҗбүр итү өчен Лунански һәм Донецкиның камап алыначагын әйтте. Ул ил президенты тарафыннан расланган чаралар планы барлыгын белдерде.

“Интерфакс” мәгълүматларына караганда, сепаратистлар Украина һава көчләре Лугански тирәләренә ут ачты дип әйткән. Украина рәсмиләре халык яшәгән урыннарга ут ачу мөмкинлеген кире кага.

УНН шаһитлар сүзләренә таянып, сепаратистлар Украина армиясе кыяфәтендә Луганскида ут ача дип белдерә. Эчке эшләр министрлыгы Лугански идарәсе атышларда тыныч халык арасында барлыгы биш кешенең үлүен һәм тагын унысының яралануын әйтте.

XS
SM
MD
LG