Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда фәлестиннәргә теләктәшлек белдерү җыены үтәчәк


Җомга кич Казанның Камал театры каршындагы мәйданда Фәлестин мөселманнарына теләктәшлек белдерү җыены үтәчәк. Чараны "Азатлык" Татар яшьләре берлеге оештыра.

Оештыручылар Татарстан һәм Русия җитәкчеләрен Израилнең фәлестиннәргә каршы агрессиясен хөкем итәргә чакыра. "Азатлык" берлеге көч куллануны туктату өчен БМО чаралар күрергә тиеш, дип саный.

Урам җыены Казан шәһәр идарәсе белән килештерелгән.

XS
SM
MD
LG