Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүрия сугышында 191 мең кеше һәлак булды


Сүриядә барган ватандашлар сугышында 191 мең кеше һәлак булды, дип хәбәр итә БМО кеше хокуклары идарәсе.

Женевада ясаган белдерүдә идарә башлыгы Нави Пиллэй бу саннар 2011 елның мартыннан алып 2014 елның апреленә кадәрге вакыттагы югалтуларны чагылдыра, дип белдерде. Бу сан узган елгы белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк. Пиллей халыкара җәмәгатьчелекнең Сүриядәге хәлләргә карата бернинди дә чара күрмәве моңа сәбәп, диде.

Сүриядә сугыш хөкүмәткә каршы тыныч урам җыеннарыннан башланды. Иминлек көчләре халыкны көч белән бастырды.

XS
SM
MD
LG