Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Солдат аналары": Хәрби хезмәттәгеләрне мәҗбүри Украинага җибәрәләр


Валентина Мельникова
Валентина Мельникова

Солдат аналары комитеты башлыгы Валентина Мельникова хәрби хезмәттәгеләрнең кайберләрен Украина көнчыгышына сугышка мәҗбүри җибәрәләр дип белдерде.

Ул "Дождь" телеканалында болар барсы да Әфганстандагы сугышны хәтерләтә диде.

Чәршәмбе Ставрополь өлкәсенең Солдат аналары комитеты рәисәсе Людмила Богатенкова әлеге телеканалга һәлак булган һәм яраланган 400 Русия солдатының исемлеге барлыгын белдерде. Бу исемлек төрле хәрби чыганаклардан тупланган.

XS
SM
MD
LG