Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония: бәйсезлек турында референдум 9 ноябрьдә узмаячак


Каталония хөкүмәте 9 ноябрь көнне бәйсезлек турында референдум уздырудан баш тартты. Бу турыда Катаолиянең Испаниядән аерылуы өчен теләк белдерүче фирка вәкилләре арасындагы сөйләшүдән соң “Каталония өчен инициатива” партиясе депутаты Хоан Герреро белдерде.

Каталон хөкүмәте Каталония киләчәге турында альтернатив тавыш бирүне булдырмакчы. Проект нечкәлекләре якын көннәрдә игълан ителер дип көтелә.

Испания конституция мәхкәмәсе элегрәк үзәк хөкүмәтнең Каталониянең бүленмәвен таләп иткән шикаятьне кабул иткән иде. Нәкъ шушы хәл референдумның мәхкәмә карары чыкканчы канунсыз булып танылуына сәбәп булды. Испания хөкүмәте дәүләт чикләрен үзгәртү мәсьәләсе бөтен халык тарафыннан хәл ителергә тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG