Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы прокуратурасы Бәйрәмовага мәхкәмә карарыннан канәгать түгел


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Чаллы прокуроры урынбасары Антонида Маркова, мәхкәмәнең Фәүзия Бәйрәмовага чыгарган карары йомшак дип, Татарстан Югары мәхкмәсенең җинаять эшләре коллегиясенә шикаять иткән. Маркова фикеренчә, Бәйрәмованы төрмәгә ябу кирәк.

"Бәйрәмова кылган җинаять җәмгыятькә куркыныч тудыра, конституция нигезләренә, дәүләт, конституцион хокуклар һәм ватандашларның хокукларына кагыла. Мәхкәмәнең Бәйрәмованы шартлы рәвештә бер елга ирегеннән чикләве, сынау вакыты бирүе бик йомшак гаделлек принципларына каршы килә", диелә әлеге документта.

2 октябрьдә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы Русия җинаятьләр кодексындагы 282нче маддәнең 1нче бүлеге нигезендә гаепләп хөкем карары чыгарды.

Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага, Фейсбуктагы "Ерткычлар һәм корбаннар" (22 февраль, 2014) һәм "Милли Мәҗлеснең Кырымдагы һәм Украинадагы хәлләр буенча белдерүе" (27 февраль, 2014) язмалары өчен милләтара нәфрәт тудыруда гаепләп, җинаять эше ачкан иделәр.

"Соңгы сүз"ендә Фәүзия ханым барлык гаепләүләрне кире какты, үзен гаепсез дип санавын белдерде. "Алар берләшеп эшли - полиция, ФСБ, прокуратура. Алар бер төркем. Болар бер башлаган эшне Сталин тегермәне шикелле теге башына барып чыкканчы дәвам итә. Кеше бу тегермән авызына эләккән икән - теге башыннан чыкканчы шунда әйләнә. Алардан мәрхәмәт көтмим, кичәге соңгы сүзне кырыс һәм каты әйттем", диде Бәйрәмова Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG