Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:49

Уфада яңарак танылган җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Рашат Сафинның "Татар инануы" исемле китабы басылып чыккан иде. Шушы уңайдан "Ихлас" мәчетендә аны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булып үтте.

Әлеге күркәм чарада катнашырга бик теләсә дә, авырып торуы сәбәпле, Рашат ага үзе юлга чыга алмаган. Әмма аның сәламнәрен Казаннан оныгы Гадел алып килгән. Шулай ук әлеге басманы әзерләүгә үз өлешен керткән Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев та катнаша. Кичәнең үтә дә кызыклы булачагын сизеп бихисап милләттәшләр дә җыелды. Тамашалар залы шыгрым тулы. Татар милли оешмалары вәкилләре дә, дин әһелләре дә, милли тарихыбыз белән кызыксынучы кешеләр дә бар арада.

Мәхмүт Муллаәхмәтов

Мәхмүт Муллаәхмәтов

“Татар инануы” китабын Рашат ага Казанда чыгарырга исәпләгән. Дүрт ел элек нәшриятка тапшырса да, чыкмый ята ул. Шуннан соң Уфада яшәүче шәхси эшкуар Мәхмүт Муллаәхмәтов аңа үзе ярдәм итәргә алына. Мәхмүт әфәнде үзе җитәкләгән “Полиграфсервис” нәшриятында бу китапны 500 данәдә бастырып Рашат Сафинның 80 яшьлек юбилеена зур бүләк ясый. Уфа эшкуары Рашат аганы элекке китаплары аша гына түгел, ә шәхси танышлыгы белән дә белә икән. Милләтебез өчен җан атып йөрүче, тирән эчтәлекле китаплар язуына хөрмәт күрсәтү йөзеннән бушка нәшер итә ул “Татар инануы”н.

Китапны тәкъдир итү матур бер фикер алышу мәҗлесенә әверелә. “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов кичәне ачып, “Татар инануы” басмасының милләтебез өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады һәм Рашат аганың еллар дәвамында җитди эзләнүләр алып барганлыгын әйтте.

Фәрит Уразаев чыгыш ясый

Фәрит Уразаев чыгыш ясый

Басманы әзерләүгә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев та хәстәрлек күрә. Үзенең чыгышында ул да Рашат Сафинның хезмәтенең милләтнең киләчәге турында уйлануда һәм алга хәрәкәт итүдә фәлсәфи кыйммәте булуын билгели. “Рашат ага әлеге вакыттагы зур үзгәрешләргә татар күзлегеннән карый һәм күп вакыйгаларга төпле анализ ясый, - дигән фикерен дә әйтә Фәрит әфәнде. – Бу китап Рашат абыйныкы гына түгел, ул бар татар милләтенең байлыгы”.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Татар инануы” җыентыгы Рашат аганың трилогия итеп башлаган китапларының өченче басмасы. Аңа кадәр аның “Татар юлы” һәм “Татар миссиясе” исемле китаплары да чыккан. “Татар юлы” басмасының туе Уфада 2003 елда тәкъдим ителгән иде. Башкортстан Татар конгрессы җитәкчеләре Алик Локманов, Заһир Хәкимов һәм башка әйдаманнар ярдәме белән бик зурлап оештырылган ул кичәдән соң Уфадагы милләттәшләребез Рашат Сафинны тирән фикерле шәхес буларак белеп калды.

Гадел Сафин

Гадел Сафин

Рашат ага үзенең дәвамчыларына да лаеклы тәрбия биргән. Казаннан килгән, татар телендә камил сөйләшүче оныгы Гадел дә тамашачылар күңелендә соклану уятты. Ул бабасы башкарган эшләрнең әһәмиятен билгеләп, “без аның һәр яңа мәкаләләрен, аналитик-публицистик язмаларын көнендә үк гәзитләрдә укып барабыз”, дип әйтте.

Китап туенда чыгыш ясарга теләүчеләр байтак. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Башкортстан Татар конгрессы рәисе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Салават шәһәре татар конгрессы рәисе Әсгать Корманаев, профессор Рәиф Әмиров һәм башкалар Рашат Сафин трилогиясенең татар милләтен саклап калу юлларын күрсәтүе белән кадерле булуын ассызыклый. Әлеге китаплар мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дә, милләтебез өчен җан атучы һәммә кешеләрдә дә өстәл басмалары булырга тиеш дигән тәкъдимнәр яңгырый.

Залдан бирелгән сораулар “Татар инануы” китабына да, гомум татарның бүгенге хәленә дә, киләчәк язмышына да бәйле. Аларга Фәрит Уразаев тәфсилләп җавап бирергә тырышты. Милли рухыбызны саклауда татар нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә тиеш, дигән сораулар бүгенге көндә аеруча нык борчый, әлбәттә.

Зәки Зәйнулин

Зәки Зәйнулин

Кичәдә иң ялкынлы чыгышларның берсен ике ел элек туган ягы Стәрлебашка кайтып яши башлаган танылган язучы Зәки Зәйнулин ясады. Аның сүзләренчә, Рашат Сафинның китаплары төрле хата адымнардан сакланып калуга этәрә. “Миллилекне саклау ислам дине аркылы да буларга тиеш, менә шушы фикер кызыл җеп булып сузыла бу басмаларда, - ди Зәки ага. - Ә татарны саклап калу өчен безгә бүген бердәм һәм кыю, тәвәккәл булу зарур”.

Китап туенда катнашучылар мондый фикер алышуларның киләчәктә дә дәвам итүен теләп таралышты. Ә китапны киләсе тәкъдим итү тиздән Казанда да оештырылачагы әйтелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG