Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 4 ноябрь "Урыс маршы" үтәчәк


Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Казандагы "Крылья Советов" паркында 4 ноябрь "Урыс маршы" үтәчәк. Җыенны Татарстандагы рус җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов оештыра. Йөрештә Евгений Федеровның милли азатлык хәрәкәтенең Татарстандагы вәкилләре катнашачак.

Оештыручылар чара хакимиятләр рөхсәте белән үтә диде.

Русиядә "Урыс маршлары" 2005 елдан, Казанда 2009 елдан бирле оештырыла.

"Левада" үзәге оештырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 70% рус милләтчеләренең бу йөрешләре турында белми. 23% чаралар турында хәбәрдар. 24% аларны яклый. Узган ел яклаучылар саны 29% булган.

XS
SM
MD
LG