Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель: Тышкы сәясәт сүзчесенең Газпром лоббисты хатыны булуда мәнфәгать каршылыгы юк


Кэтрин Рэй һәм Томас Баррос-Тастецның туй фотосы. 19 октябрь, 2013
Кэтрин Рэй һәм Томас Баррос-Тастецның туй фотосы. 19 октябрь, 2013

Европа берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы җитәкчесе Фредерика Могерини сүзчесенең Газпром лоббисты хатыны булуында бернинди дә мәнфәгатьләр каршылыгы юк. Европа берлеге шундый белдерү белән чыкты.

2013 елның 19 октябрендә Могерини сүзчесе Катрин Рэй G+ лобби ширкәтендә эшләүче һәм Европа берлегендә Газпром мәнфәгатьләрен алга этәрү өчен җаваплы булган Томаы Баррос-Тастецка кияүгә чыккан.

Европа комиссиясенең баш сүзчесе, Рэйны бу вазифага раслауда катнашкан Маргаритис Шинас Азатлык радиосы соравына җавап биреп Рэйның үз иренең Газпром мәнфәгатьләрен кайгыртуы турында мәгълүматларны яшермичә биргәнлеген белдерде. Шинас шулай ук Рэйның Африка, Латин Америкасы һәм Фарсы култыгы илләре юнәлешендә җаваплы сүзче булуын, ә Европа, шул исәптән Русия юнәлешендә башка бер сүзче – Мая Кочиянчич эшләвен белдерде.

Рэй Азатлыкның бу турыдагы сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

Табигый газның өчтән бер өлешен Русиядән алучы Европа берлеге Газпромга бәйлелекне киметүне энергия сәясәтендә төп максат итеп куйган иде.

XS
SM
MD
LG