Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росреестрның Лаеш бүлеге башлыгы кулга алынган


Сишәмбе Лаеш мәхкәмәсе карары белән Росреестрның әлеге райондагы бүлеге башлыгы Игорь Филиппов кулга алынган. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Филипповны дүшәмбе тоткарлаганнар.

Татарстандагы тикшерү идарәсе сүзчесе Андрей Шептицкий белдерүенчә, Филипповка вәкаләтләрен арттыруда (Русия җинаятьләр кодексының 286 маддәсе нигезендә) гаепләү белдерелгән. Җинаять кылган дип табылса, ул өч елдан 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Филиппов ике айга, 17 гыйнварга кадәр сак астында калачак дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG