Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: «Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл төзелеше өчен 2015 ел 6 миллиард сум бүленәчәк»


Русия хөкүмәте Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл төзелеше өчен киләсе елга инженер-тикшерү эшләре һәм проект документларын эшләүгә 6 миллиард сум бүләчәк. Бу хакта Русия премьер-министры Дмитрий Медведев үзенең урынбасарлары белән очрашуда әйтте.

Күптән түгел Федерация шурасында чыгыш ясаганда Русия тимер юллары ширкәте җитәкчесе Владимир Якунин тиз йөрешле тимер юл 2018 елга Казанга түгел, ә бары тик Түбән Новгородка кадәр генә төзелә алачак дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG