Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда төрки-татар язуы экспозициясен булдыру өчен ЮНЕСКО белән сөйләшүләр алып бармакчылар


“Яңарыш” фонды багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясен булдыру турында киңәшмәдә Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирасы объекты булганлыктан аны булдыру буенча ЮНЕСКО белән сөйләшүләр алып бару кирәклеген әйтте. Бу хакта Казан Кирмәненең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Экспозиция хәзерге ландшафтны бозмыйча, аңа туры килергә тиеш. Безгә ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча, үзәккә эскизлар һәм тәкъдимнәрне белдерү өчен, проектны аныклау кирәк”, — диде ул.

Концепция буенча экспозиция VI йөздән башлап, язма әдәбиятның үсеш тарихын үз эченә ала: борынгы төрки язуы, Идел-Кама-Болгар һәм Алтын Урда чорындагы язма әдәбият һәм язма истәлекләр, Казан,Кырым, Әстерхан, Себер һәм Касыйм ханлыкларының язма әдәбияты һәм язма истәлекләре, шулай ук төрки-татар язуы һәм XVIII йөз – XX йөз башы язма истәлекләре кергән.

Экспозиция Болгар музей җирлегендә урнашкан Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак булдырыла.

XS
SM
MD
LG