Accessibility links

Кайнар хәбәр

Charlie Hebdoга һөҗүмнән соң, Франциядә җиде кеше кулга алынган


Франциядә полиция чәршәмбе көнне Парижда Charlie Hebdo сатирик журналына һөҗүм итүчеләрне эзләүне дәвам итә. France Pressка хокук саклау оешмаларында хәбәр итүләренчә, эзләү барышында барлыгы җиде кеше тоткарланган. Алар шикләнелүчеләрне белүче ир кешеләр һәм хатын-кызлар булуы әйтелә.

Франция премьер-министры Мануэль Вальс сүзләренчә, террактны кылган дип шикләнелгән бертуган Шәриф һәм Сәид Куашилар әле дә эзләү бара.

Полиция Куашиларның фотоларын таратты һәм аларны кулга алуга рөхсәт бирде. Бертуганнарның өлкәне Сәидкә – 34 яшь, кечкенәсенә – 32 яшь. Алар икесе дә Парижда туган. Шәриф Куаши 2008 елда интернетта Гыйракка сугышчыларны җибәрү өндәүләре алып барганы өчен өч ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

Атнакич көнне полициягә бертуган Куашиларга ярдәм иткән дип шикләнелгән Хәмит Морат үзе полициягә киләгән.

Charlie Hebdo редакциясенә һөҗүмдә 12 кеше һәлак булган, 10нан артыгы яраланган. Яраланучыларның дүртесе авыр хәлдә.

Һәлак булучылар арасында басманың баш мөхәррире - Стефан Шарбонье.

Безнең хәбәрчебез мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүчеләр Мөхәммәт пәйгамбәр өчен үч алуын кычкырган. Charlie Hebdo пәйгамбәрнең карикатураларын бастыргган иде.

XS
SM
MD
LG