Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә иминлек хезмәтләре биш русиялене тоткарлаган


Франция көньягында һөҗүм оештыруны планлаштырган дип шикләнелгән биш Русия ватандашы тоткарланган. Аларның Чечнядан булуы әйтелә. Бу хакта France-Pressка җирле прокуратурада хәбәр иткәннәр.

Шикләнелүчеләр дүшәмбе көнне Безье шәһәрендә тоткарланган. Тентү узган һәм тикшерүчеләргә мөһим тоелган әйберләр табылган. Әмма аларның нәрсә булуы әйтелми.

Тоткарланучыларның берсе Безьеда, тагын берсе Монпелье янында яши. Калганнарыныкы әле билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG