Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар «зур өчлек» лидерларына һәйкәл куюга каршы чыга


Кырымтатар милли хәрәкәте Русия хакимиятләренең 5 февраль көнне Ялтада Иосиф Сталин, Франклин Рузвельт һәм Уинстон Черчельгә һәйкәл кую карарына каршы чыкты. Аларның мөрәҗәгатендә бу Сталин чорын торгызу буларак бәяләнүе һәм Кырым җәмгыятендә каршылыкны тагын да арттырачагы әйтелә.

Кырымтатар белдерүендә әгәр Русия җитәкчелеге чыннан да Сталин режимының халыкларга карата репрессиясен таныса бу “кырым хакимиятләренең әхлаксыз карарын” туктатырга тиешлеге белдерелә.

Әлеге документ Русия президенты Владимир Путинга, Дәүләт думасы, Федерация шурасы һәм баш прокуратура җитәкчелегенә юлланган.

Элегрәк Ялта конференциясенең 70 еллыгына Кырым хөкүмәтенең Һитлерга каршы коалициясе илләре лидерларына һәйкәл куярга җыенуы хәбәр ителгә иде.

XS
SM
MD
LG