Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: февраль башыннан Донбасста 260тан артык тыныч халык һәлак булган


Февральның беренче атнасында Украина көнчыгышындагы сугышта тыныч халык арасыннан ким дигәндә 263 кеше үлгән, 700ләбе яраланган. Бу хакта БМОның һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе хисабында әйтелә.

БМО мәгълүматларына караганда, узган елның апрель уртасыннан быелның 5 февраленә кадәр Украина көнчыгышында һәлак булучылар саны биш меңнән артып киткән. 13 меңләбе төрле җәрәхәтләр алган.

Моннан тыш, хисапта низаг кискенләшү сәбәпле, Донбасста һуманитар хәлнең начараюы әйтелә. БМО халыкны сугыш урыннарыннан чыгару өчен кичекмәстән һуманитар солых игълан итәргә чакыра.

XS
SM
MD
LG