Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю арта: мөселманнар нишләр?


Мөслимәләр мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип өметләнде
Мөслимәләр мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип өметләнде

11 февраль көнне Русия югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю турында республика хөкүмәте карарын үз көчендә калдырды. Кайбер имамнар мондый хәл Русия буйлап җәелергә мөмкин дип борчыла.

Мордовия генә түгел, ә барлык Русия мөселманнары 11 февральне өметләнеп көтте, алар югары мәхкәмә Мордовиядә мәктәпләрдә яулык тыю карары кире кагылыр дип ышанды. Аеруча да Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның президент Владимир Путинга булган мөрәҗәгатеннән соң, мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип өметләнде.

Югары мәхкәмә Мордовия хөкүмәтенең мәктәптә яулык бәйләүне тыю карарын үз көчендә калдыргач, күп кенә мөселманнар үзләре дә бу хәл белән очраша калса нишләп булачак дигән сорау алдында калды.

Русия төбәкләрендә беренчеләрдән булып яулыкларны тыю Ставрополь төбәгендә башланган иде, беркемнән дә яклау таба алмыйча, кайбер гаиләләр гарәп илләренә күчәргә мәҗбүр булды. Яулыкка басым булган татар гаиләләренең шулай ук Казанга күченгән очраклары бар. Мондый хәл килеп туган хәзер чыннан да татар мөселманнарга нишләргә кала. Бу хакта без Русия төбәкләрендәге кайбер татар имамнарыннан сораштык:

Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов, Сарытау мөфтие:

Бу безнең өчен бер сынау. Бу хакта кичә кич утырып сөйләштек. Әлеге карарны Мордовия мөселманнарына чыннан да Конституция мәхкәмәсенә бирү дөрес булыр. Безгә бит Конституциядә гарантияләр бирелә.

Мөкаддәс Бибарсов
Мөкаддәс Бибарсов

Безгә хокукларыбызны яклауда туктап калырга ярамый. Хосусый балалар бакчалары, хосусый мәктәпләр булдырырга кирәк. Без бу җирдә туган, бу - Русия татарларның туган җире. Әлбәттә кызларын яулыктан йөртү өчен мөселман илләренә чыгып китүче татарлар да бар, әмма бу проблеманы хәл итми. Чит илдә татарларга үз татарлыгын саклап калу бик авыр, шуңа күрә бу мәсьәләне үзебездә хәл итәргә кирәк. Мин читкә китүгә төптән каршы.

Сарытауда да мәктәпләрдә яулык салдырырга теләгән очраклар булгалый, әмма без аны тиз арада сөйләшеп хәл итәргә тырышабыз.

Зөфәр Галиуллин, Киров мөфтие:

Бу киресенчә мөселманнарны радикальләшүгә китерәчәк, чөнки мәсьәләне һәрвакыт чишәргә кирәк. Русия хөкүмәте аның берсен дә чишәсе килми. Алар аны чишәргә теләми һәм эчкә җибәрә. Яулык мәсьәләсе ул авыр проблема түгел. Бу һәрбер кешенең хокукы. Әгәр кешенең хокукын кисәләр икән, аны бәйләп куялар икән халык усалга әйләнәчәк. Мисал өчен, эт урамда иректә йөргәндә усал булмый, әгәр бәйләп куйсаң усаллана. Шуңа Русияне кемгәдер җимерергә кирәк һәм алар аны шушы кечкенә мәсьәләләр ярдәмендә җимерергә тырыша.

Безнең халык инде моннан арыды. Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: килер шундый замана ди, минем заманымда ун канун бар икән унысын да үтәгез, ләкин килер шундый замана берсен генә үтәсәгез дә Алланың ризалыгында булырсыз ди. Менә без яулыкны бәйләүне тыйган кызларыбызга әйтә алабыз: “уннан бер өлешен генә бәйләсәгез дә үз өстегездән төшерәсез” дип. Ләкин без шул вакытта "Сез дошман илендә яшисез" дип әйтергә тиешбез. Яныңда дошманнар булса безнең шундый хокукыбыз бар.

Әгәр Русия безнең шулай дип әйтүне тели икән, инде яулыкларга, ислам дине нигезе булган китапларны, Коръәнгә каршы көрәшүләрен дәвам итсен. Үзебезгә-үзебез бикләнергә мәҗбүр итәчәкләр.

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

Аннары алар үзләренең мәктәпләрендә укытырга теләмиләр икән, безгә үзебезнең мәктәпләрне ачарга рөхсәт бирсеннәр. Бу безнең беренче таләбебез. Әгәр алай да рөхсәт бирмиләр икән, өйләребездә балаларыбызны укытырга хокукыбыз бар һәм алар безгә өйгә укытучылар җибәреп укытуны таләп итә алабыз. Конституция нигезендә безнең укырга хокукыбыз бар. Әгәр алай да теләмиләр икән, инде хиҗрәт кылырга да хокукыбыз бар.

Аларга татар халкы түгел, ә буйсынучан ата-анасын, әби-бабасын белмәгән халык кирәк. Бүген Русия халкы акча өчен үз анасын да үтерә ала. Алар үз аталарын-аналарын, балаларын яратмаганда, ничек безне яратсын.

Ислам Давыдов, Пенза өлкәсе Бистән авылы:

Бу мәсьәләне бөтен мөселманнар җыелган зуррак дәрәҗәле форумнарда күтәрергә кирәк. Бу бит безнең теләгебез генә түгел, ә Алланың әмере. Шуңа без аны боза алмыйбыз. Христиан динендә булган дин әһелләре белән дә бу проблеманы тикшерергә тиешбез. Башка илләргә китеп бетә дә алмыйбыз һәм китәргә дә җыенмыйбыз. Дәүләт күләмендә бу мәсьәләне карарга кирәк.

Бездә дә яулык мәсьәләсендә бәләкәй генә инцидентлар булды, әмма ул мәсьәләне чишә алдык. Хәзер инде авыррак булыр.

Төркиядә хәтта шәригатьчә яшәүче хатын-кыз эшкә, уку йортларына да бара алмыйбыз нишләргә дип сораган авыр вакытлар булды. Чәчне күрсәтмәү өчен бик мондный гына булса да баш киеме кияргә, муенын томалаган киемнәр киергә рөхсәт иткән фәтвалар чыккан катлаулы заманалар бар иде.

Советлар чорында бөтенләй динсезлеккә чакырган вакытлар булды, шуңа да карамастан безнең әбиләрбезе аның белән ризалашмыйча, динне саклап кала алды. Без дә бу яулыкларны тыю белән ризалашмыйбыз.

Наил Җамалетдин, Чуашстанның Тукай авылы имам-хатыйбы:

Наил Җамалетдин
Наил Җамалетдин

Бездә бит татарларда матур гына киенү күренешләре бар. Әгәр киләчәктә яулык ул дингә бәйле түгел, ә безнең милли киемебез дип аңлатсак без бу мәсьәләне хәл итә алырбыз. Шуңа моны хиҗап буларак дип түгел, ә яулык буларак күтәрсәк бернинди зыян да булмас. Әкрен генә үз урынына килер.

Кызлар балигъка җитмәгән яшьтә әле яулыктан йөрү фарыз түгел. Ә балигъка җиткәч Чуашстанда ап-ак яулык бәйләп йөрүче матур кызларыбыз бар. Без кайвакыт каш ясыйбыз дип күз чыгарабыз. Чуашстанда бу мәсьәлә бер күтәрелгән иде, аны динилеккә басым ясамыйча, татарлар гасырлар дәвамында кигән баш киеме дип сөйләп хәл итә алдык.

XS
SM
MD
LG