Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстан АССРның 95, яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгы фәрманын имзалады


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССРның 95, Татарстанның яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны үткәрү турында фәрман имзалады. Бәйрәм быел август аенда үтәчәк.

Бәйрәмне оештыру комитеты ике ай эчендә чаралар исемлеген әзерләргә тиеш. Комитетка Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хөкүмәт башлыгы урынбасары Алексей Песошин, министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, “Татмедиа” җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башка түрәләр кергән.

XS
SM
MD
LG