Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Борис Немцов атып үтерелде


Атып үтерелгән Борис Немцов җәсады янында иминлек хезмәткәрләре
Атып үтерелгән Борис Немцов җәсады янында иминлек хезмәткәрләре

Шимбәгә каршы төндә Мәскәүнең нәкъ үзәгендә Борис Немцов атып үтерелде. Оппозициядәге сәясәтче 1 мартта узачак "Яз" җыеннарын оештыру эшләре белән йөри иде.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләреннән иң күренеклесе булган Борис Немцовның атып үтерелүен беренче булып РПР-Парнас фиркасенең Мәскәү бүлеге башлыгы Илья Яшин хәбәр итте. Соңрак эчке эшләр министрлыгы вәкиле җинаять урынына җыелган хәбәрчеләргә, узып баручы ак машинадан билгесез кешеләрнең кимендә алты мәртәбә атуын, шуларның 4-се Немцовка эләккәнен хәбәр итте. Немцовның Мәскәү кирмәне янындагы күпер буйлап бер яшь хатын-кыз белән барган булуы билгеле. Хатынга зыян тимәгән. Төне буе аннан сорау алдылар. Әлеге ханымның Киевтан модель Анна Дурицкая булу ихтималы хәбәр ителде.

​Немцовка 55 иде. 1991 елда ул Түбән Новгород өлкәсенең беренче губернаторы булып сайланды. Эшен Русия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итте, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары булды.

1998 елда "Правое дело" һәм "Уң көчләр берлегенә" нигез салган "Россия молодая" исемле либераль хәрәкәтне оештырды.

Борис Немцов берничә мәртәбә Русия парламентына сайланды. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы булды. Соңгы елларда "Теләктәшлек" һәм "РПС-ПАРНАС" фиркаләре рәистәшләренең берсе, Русия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы иде.

Немцов бу көннәрдә 1 мартта узачак "Яз" җыенын оештыру эшләре белән йөри иде. 10 февральдә "Собеседник" басмасында аның "Путин мине үтерер дип куркам" дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде.

Русия президенты Владимир Путин Борис Немцовның үлемен "яллап үтерү һәм провокация" дип атады. Бу хакта президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Песков сүзләренә караганда, президент Тикшерү комитеты, эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга тикшерү төркеме төзергә кушкан һәм аны үз контроленә алачагын әйткән.

2007 елда Азатлыкның Прага студиясендә булганда Борис Немцов, үзенең татарлар белән бәйләнеше электән үк нык булуын әйтеп, "хаттә кызым да өлешчә татар" дип белдерсә дә, Татарстан мөстакыйльлеген андагы төркемнәр милек бүлү өчен генә куллана, дигән иде. Аның ул чакта Азатлыкка әйткән башка фикерләре тиздән сәхифәбездә чыгачак.

Немцовның беренче хатыны - Рәисә исемле Волгоград татары иде, бергә аларның Жанна исемле кызлары бар, ул журналист. Немцов беренче хатыны белән рәсмән аерылмаса да, алар 2000 еллар башыннан бирле аерым яши.

XS
SM
MD
LG